Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Кошки авылында яшәүче 96 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Елизавета Касеева илгә тынычлык теләп тавыш бирде

Бүген Кошки авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Елизавета Касеева Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча үз мөнәсәбәтен белдереп тавыш бирде.

Участок сайлау комиссиясе әгъзалары, Елизавета Петровнаның теләген искә алып, күчмә урна белән аның өенә килделәр.

96 яшьлек Елизавета Касеева – районда бүген исән-сау булган бердәнбер хатын-кыз ветеран. Ул 18 яшендә сугышка алынган. Беренче Украина фронтында приборчы булып хезмәт иткән. Приборчылар дошман самолётларының координатларын, очыш тизлеген һәм биеклеген ачыклаган. Аларның мәгълүматлары безнең артиллериягә дошман авиациясен юк итү өчен гаять мөһим булган. Кыю кыз фронттагы батырлыклары өчен икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, күп медальләр белән бүләкләнгән. Сугыштан 1945 елның ноябрендә генә әйләнеп кайткан. Ветеран гомере буе туган авылы Кошкида яшәде, совхозда эшләде. Ул бүген кызы тәрбиясендә яши, өйдә йөреп тора, колаклары гына начар ишетә.

Елизавета Петровна участок сайлау комиссиясе әгъзаларын күтәренке күңел белән каршы алды. Билгеле, тавыш биргәндә барлык саклык чаралары үтәлде. Тиешле дистанция сакланды, әби битлек һәм перчаткаларны киде.

Бюллетеньгә тамга куеп урнага төшергәч, ветеран әби үзенең теләкләрен дә җиткерде:

- Мин хөкүмәткә, бигрәк тә Татарстан җитәкчелегенә бик рәхмәтле. Без ветераннарны нык кайгырталар. Берничә ел элек әйбәт фатир алдым. Конституциягә үзгәрешләр кертелә икән, халыкның тормышын яхшыртуга булсын, илебезнең бөтенлеге саклансын. Илебездә тынычлык хөкем сөрсен! – диде Елизавета Касеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев