Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы көрәшчеләре билбау көрәше буенча бөтенроссия бәйгесендә өч беренче урын яулады. Фото

Пермь краеның Барда район үзәгендә үткән билбау көрәше буенча бөтенроссия бәйгесеннән егетләребез төрле үлчәмнәрдә өч беренче урын алып кайттылар.

Әлеге мәртәбәле ярышларда безнең спортчылар Татарстан җыелма командасы составында катнашты. Көрәшчеләребез турнирга ДЮСШ директоры, тренер Рәмис Вафин җитәкчелегендә барды. Келәмдә алар бик оста көрәш күрсәттеләр. Базарлы Матактан Илназ Хәмидуллин, Иске Тахталыдан Кирилл Лобанов һәм Никита Хәйруллин үз үлчәмнәрендә чемпион булдылар. Ә Алпардан Данил Зәйнуллин өченче урын яулады. Алар медальләр, кубок һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

Әлки, Татарстан данын яклап җиңүләр яулаган бу батыр көршчеләребез тренерлар Рәмис Вафин һәм Илдар Әхмәров җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев