Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: “Кызыл Шәрык-Агро”ның “Үзәк Әлки” филиалында көзге бодай, кытай борчагы, ясмык суктыралар

“Кызыл Шәрык-Агро”ның “Үзәк Әлки” филиалында быелгы урып-җыю эшләрендә ун комбайн катнашачак.

Алар барысы да уракка керешергә тулысынча әзер. Дөрес, кайбер запас частьләр соңгы бер-ике көндә генә кайтып җиткән. Иң мөһиме, комбайннарны төзекләндерергә өлгергәннәр. Боларны безгә филиалның баш агрономы Айдар Шәйдуллин хәбәр итте.

  • Безнең 4400 гектар уҗым культураларыбыз бар. Игеннәр бертигез өлгерә. Менә бу “Салман” отряды кырында көзге бодайны турыдан-туры суктыруда Сергей Захаров, Рәфис Насыйбуллин, Рәфис Камалов, өлкән яшьтә булуына карамастан егетләрдәй җитез Виталий Коновалов эшлиләр,– дип сөйли баш агроном.

145 гектарлы әлеге уҗым бодае басуына 22 июльдә төшкәннәр. Беренче көн сынау урагы кебек булган, игеннәр бераз юешрәк тә иде бит. Ике көннән соң инде бөртекнең дымлылыгы 17-18 процент. Кичкә суктырып бетерергә дә җыеналар.

  • Монда “Надежда” сортлы бодай чәчелгән иде. Без аны берничә ел рәттән үстердек. Быел инде искерә дә төште, уңыш без кеткәннән түбәнрәк – гектардан 27 центнер чыга. Бу сортны башка чәчмибез, яңартачакбыз,– ди Айдар Шәйдуллин.

“МагДон” үзйөрешле чапкыч комбайннар борчакны теземнәргә егуда эшләгәннәр. Иртәгә ул басуда суктыруга төшәргә жыеналар. Шулай ук кытай борчагын (соя), ясмыкны теземнәргә салып суктырасылары бар.

Комбайн астыннан бөртекне ташып торырга машиналар җитәрлек. Шоферлар Фәүкәт Галиев, Антон һәм Сергей Кузнецовларның уракта беренче ел гына эшләүләре түгел, быел да хезмәткә зур җаваплык белән керешкәннәр. Бу филиалга бит элеватор да якын гына.

Суктыруда эшләүче кыр кораблары янында су тутырылган ике цистерна таккан тракторы белән Хөҗҗәт Шиһапов кизү тора. Һәр комбайн хезмәт куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазландырылган.

Механизаторларның һәркайсы эшләгән өчен түләү нормативлары белән таныштырылган.

Комбайнчыларыбыз уракта күңел биреп, зур тырышлык белән эшлиләр. Аларның күбесе озак еллар макталып хезмәт куючы тәҗрибәле игенчеләр. Быел да сынатмаслар. Әле җәй уртасында башланган урак бездә кара көзгә кадәр дәвам итә. Филиалның бит 1052 гектарда бөртек өчен кукурузы, 2600 гектарда көнбагышы бар. Соң өлгерә торган бу культураларны былтыр вакытында суктырып ала алдык. Быел да күп көч һәм чыгымнар тотып үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алырга тырышырбыз,– ди баш агроном Айдар Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев