Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Лилия Моратова - киңкырлы талант иясе

Март аенда мәдәният хезмәткәрләре ике бәйрәмне билгеләп үтә.

  25 март – мәдәният хезмәткәрләре көне  булса, 27 март халыкара театр көне. Районыбызда бүген 51 мәдәният учагы, 36 китапханә, 2 музей, 1 кино учреждениесе, 1 музыка мәктәбе эшли.
Мәдәният йортларының тормышын күзәтеп баручыларга , Югары Әлморза артистлары яхшы таныш. Мәдәният йортына яңа сулыш өреп, аны җанландыручы - Лилия Җәмил кызы Моратова турында язмыйча мөмкин түгел.
Лилия Җәмил кызы  Югары Әлморза авылында дөньяга килә, шунда ук белем ала. Юхмачы урта мәктәбен тәмамлап, Алабуга мәдәният агарту училищесының “Сәнгать җитәкчесе” бүлеген тәмамлый. 2012 елдан туган авылында мәдәният йорты җитәкчесе вазыйфаларын үти ул.
Бүгенге көндә мәдәният йортында даими рәвештә алты түгәрәк эшли. Балалар һәм авыл яшьләреннән торган театр коллективлары ел саен спектакль куюны максат итеп алып,халыкка зур дәрәҗәдә хезмәт күрсәтәләр. Авыл мәдәният йортында “Умырзая” балалар театр коллективы 2001 нче елдан бирле уңышлы гына эшләп килә. Авыл, район һәм Республика күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып җиңүле урыннар яулыйлар. 
Безнең район һәр вакыт үзенең танылган теарт артистлары белән дан тоткан. Бәлки шуңадыр да районыбызга театр сәнгате бик якын. Бүген бездә өч халык театры эшли. Шуларның берсе Югары Әлморза авылының “Умырзая” балалар коллективы. 2014 нче елда  коллективка “Балалар халык театры” исеме бирелде. Ел саен "Иделкем & Кариев варислары" - балалар-яшүсмерләр театр коллективларының төбәкара смотр-конкурсында “Умырзая” балалар халык театры алдынгылар  рәтендә бара. Әлбәттә бу җиңүләргә ирешүдә, янәшәсендә тугры,һәр вакыт ярдәмгә килүче хезмәттәшләренең дә өлеше бик зур.
Үзенә йөкләнгән һәр бер эшне Лилия Моратова намус, зур җаваплылык белән башкара. Әле генә район үзәгендә киңәшмәгә килгән булса,кич инде ул үзенең нәни артистларын җыеп репетиция ясый торган була.  Лилия  — киңкырлы талант иясе. Ул үзен режиссерлык өлкәсендә дә  уңышлы сынаган артистка.
 Үз тамашачылары күңеленә ачкыч тапкан, меңләгән йөрәкләрне сөендерүче, шатландыручы . Һәр образга тиз арада кереп, аны шул ук мизгелдә бик оста итеп уйнап чыгучы ул. Шүрәле,убырлы, нәфис урман патшабикәсе, сатирик һәм драматик образлар, мәдәни чараларны алып баручы, җаваплы җитәкче,мең төрле идея хуҗасы – менә нинди ул Лилия Җәмил кызы. Әлморза мәдәният йорты куйган спектакльләр һәр вакыт зур уңышка ирешә.Алар сәхнәгә чыгуга ук тамашачы хәзер бик “эссе” булачагын белә.
Һәр вакыт чая шул ук вакытта җитез, шук Лилиягә без иҗади уңышлар,яңа үрләр яулавын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев