Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Лилия Толмачева үзенең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә

21 апрельдә Россиядә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә.

  Муниципаль район советының оештыру бүлеге начальнигы урынбасары Лилия Толмачева өчен бу кадерле һәм якын бәйрәм. Ул эшкә 2003 елда беренче категорияле белгеч сыйфатында килә. Шул көннән бирле аның хезмәт кенәгәсендәге язмалар бары тик хезмәт баскычыннан күтәрелү, квалификацияне арттыру курсларында уку һәм бүләкләүләр турында гына.

Лия Мәрдегалләмова

 

Лилия Фаик кызының беренче профессиясе тегүче, алтын җепләр белән чигү остасы булуын күпләр белмидер дә. Бу профессияне элек патшаларныкы дип санаганнар. Әллә инде техникумда алган күнекмәләрдән (анда бер әйберне эшләп чыгу өчен нечкә зәвык кына түгел, зур түземлек тә кирәк), әллә табигате шундый, Лилия теләсә кайсы эштә кирәк булган бик асыл сыйфатларга ия. Бу түземлек, төгәллек, башлаган эшеңне ахыргача җиткерә белү.

Яшь белгеч башта  район җитәкчесенең кабул итү бүлмәсендә эшли. Ә анда барыннан да бигрәк кешеләрне, исемнәрне, даталарны, вакыйгаларны истә калдырырга кирәк. Аның хәтерендә 11 санлы кәрәзле телефон номерлары саклануы мине һаман гаҗәпләндерә, ә инде стационар номерлар хакында әйтеп тә тормыйм.

Муниципаль хезмәттә (ул елларда әле дәүләт хезмәтендә) алга таба эшләү һәм карьера баскычыннан күтәрелү өчен югары белем кирәк. Лилия шул ук елны институтка керә һәм 2008 елда икътисадчы белгечлеге ала. Район советының оештыру бүлегенә эшкә күчерелгәннән соң ул депутатлар сессияләрендә каралачак  мәсьәләләрне әзерләү һәм тикшерү, район советының, авыл җирлекләре советларының төп чаралар планнарын төзү, аларның үтәлешенә контрольлек итү өчен җавап бирә башлый.

–Муниципаль район советы утырышларын оештыру буенча гаять җаваплы һәм четерекле эшне Лилия Фаиковна бик яхшы башкара. Ә республиканың беренче затлары катнашындагы йомгаклау утырышлары беркетмәләрен үрнәк дип атарга була,–дип исәпли муниципаль район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов.

Шәхси тормышына килгәндә исә (бусы безнең укучыларны бигрәк тә кызыксындыра), Лилия шактый озак вакыт үзенең бердәнберен – икенче яртысын таба алмады. Сәбәбе дә гади, буй белән бәйле. “Районда минем өчен кулай кеше юк, мин бит бик озын буйлы”,–дип елмаеп җавап бирә иде ул гаилә тормышы турындагы әрсез сорауларга. Чыннан да, районда юк иде. Ничек язмыш димисең, алар “Алинә” универсаль спорт залы төзелешенә килгән Евгений исемле инженер егет белән очрашты. Озын буйлы, чибәр, акыллы (архитектура-төзелеш институтын тәмамлаган), бер сүз белән әйткәндә, хыял. Ул көннән соң 11 ел узды. Ирле-хатынлы Толмачевлар яңа йорт төзиләр. Уллары Данил икенче класста укый, математикадан тыш тагын физкультураны, бигрәк тә футболны ярата, кечесе Тимур быел беренче сыйныфка бара, ул инде укый-яза  белә.

–Безнең гаиләдә эшне ир-атныкына һәм хатын-кызныкына бүлү юк. Кем эштән беренче кайта, шул кичке аш пешерә, балаларны карый, дәрес әзерли. Лилия башкаларга кызыгу-көнләшүне белми, ул һәрчак булганына канәгать. Беркайчан битәрләми, җылы сүзе, карашы белән күңелне күтәрә. Аларның хәтта минем әнием Нина Васильевна белән ниндидер серләре дә бар,–дип хисләре белән уртаклаша Евгений Толмачев. Хатынының туган районы Әлки аның өчен дә үз һәм якын. Ә бит ул тумышы белән Киров өлкәсенең Вятские Поляны шәһәреннән, һәм аның дипломлы белгеч булып кайтуын туган ягында да бик көткәннәр.

Үз чиратында Лилия иренең аны аңлавы аркасында гына өйдәгеләр өчен борчылмыйча эшли алуы хакында әйтә. Муниципаль хезмәткәрләрнең эше бит вакыт белән чикләнмәгән, командировкалар, торак пунктларга барып йөрүләр гадәти хәл.

Еллар үткән саен Лилия Толмачеваның эш стажы гына түгел, профессиональлеге, хезмәттәшләре һәм җитәкчелек тарафыннан ихтирам һәм хөрмәт тә артты.

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Лилия Толмачева күп санлы Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Узган ел ул “Татарстан муниципаль берәмлекләр советы” Ассоциациясе үткәргән “Иң яхшы муниципаль хезмәткәр” бәйгесендә “Җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру һәм кадрлар белән тәэмин итү” номинациясендә җиңде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев