Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Луиза Абдрахманова Базарлы Матак мәктәбендә нин­ди яңалыклар көтүен әйтеп үтте. ФОТО

 1 сентябрьдә районның барлык 37 мәктәбендә дә яңа уку елына старт бирелде.

 

  Бәйрәмчә матур итеп киенгән, бер-берсен сагынышкан кызлар-малайлар һәм аларның укытучылары өчен Тынычлык дәресенә чакырып, беренче кыңгырау чыңлады.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Ә аңа кадәр мәктәпләрдә тантаналы ли­нейкалар булды. Беренче уку көне белән Яңа Салман мәктәбе укучыларын район башлыгы Александр Никошин тәбрикләде, уку елында уңышлар теләде.

Базарлы Матак урта мәктәбе – районның иң зур белем бирү учреждениесе, яңа уку елында биредә 600 бала тәрбия һәм белем алачак. Бе­лем көнен башлап җибәргән линейкада укучы­ларны һәм тантанага күпләп килгән ата-ана­ларны мәктәп директоры Луиза Абдрахманова сәламләде. Ул башта беренче сыйныфка укырга кергән 58 малай һәм кызларга мөрәҗәгать итте.

–Мәктәп дип аталган белем илендә сезне дөрес итеп язарга, укырга, санарга, фикерегез­не аңлаешлы итеп әйтеп бирергә өйрәтәчәкләр. Тырышып укыгыз, иң яхшы укучыларыбыз бу­лыгыз!–диде ул кечкенәләргә.

Узган уку елында 35 егет һәм кыз шушы мәктәпне тәмамлап аттестат алганнар, аларның 12 се Россия Федерациясенең “Укуда аеруча уңышка ирешкән өчен” алтын медале белән бүләкләнгән. Егерме ике чыгарылыш укучы­сы югары уку йортларына кергән. Тугызны бетергән 49 укучының 29 ы унынчы сыйныфта химия-биология һәм табигать фәннәре – мате­матика юнәлешле ике класста укуларын дәвам итәчәк.

Базарлы Матак мәктәбе укучыларының бу уңышлары укытучылар коллективы эшчәнлегенә югары бәя. Шуны да әйтеп үтик: үткән уку елы нәтиҗәләреннән чыгып мәктәп укыту-тәрбия буенча районның иң яхшы мәктәбе дип табылды.

Луиза Абдрахманова укучыларны нин­ди яңалыклар көтүен дә әйтеп үтте. Ниһаять мәктәп программасына астрономия әйләнеп кайткан, ә тугызынчылар уку елы тәмамлангач рус теленнән өстәмә рәвештә телдән имтихан тапшырачаклар.

Тантаналы линейкада укытучы Татьяна Ели­кованы, рәхмәт әйтеп, лаеклы ялга озаттылар; быелдан психолог булып эшләячәк Анна Вассу­нова белән таныштылар (ул шушы мәктәпне ме­даль белән бетергән үз укучылары).

Яңа уку елы башлану белән укучыларны рай­он башкарма комитеты эшләре идарәчесе Елена Бухарова, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынба­сары Наталья Захарова котлады. Ә унберенчеләр беренче сыйныф укучыларына китаплар бүләк иттеләр.

…Мәктәп турында җырлар җырланып, шигырьләр сөйләнеп, әйтәсе сүзләр әйтелеп беткәч, дәрескә чакырып кыңгырау чылтырады. Яңа уку елы башланды. Укучыларга һәм аларның остазларына уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев