Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Марат Гобәйдуллин аргамагы Талисман “Республика атлар көне”ндә беренче урынны яулады

Арча районы Кырлай авылында үткән “Республика атлар көне”ндә эшмәкәр Марат Гобәйдуллинның (Түбән Әлки) аргамагы беренче урынны яулап кайтты.

Әлеге бәйгедә районыбыздан җайдаклары белән ике ат катнашты. “Авыл егетләре” номинациясе буенча Марат Гобәйдуллинның Талисман кушаматлы аты белән Иске Әнҗерә егете Олег Синкин ярышты. Олег бу узышларда өченче ел рәттән катнаша. Алдагы елларда икенче, өченче урыннарны яулаган иде. Быел исә алар Талисман белән барлык көндәшләрен артта калдырып финишка беренче килделәр.

Түбән Әлкидән Мозаффар Ишмуратовның Кавалер исемле аты бу узышта алтынчы булып килде. Аның җайдагы Салават Исхаков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев