Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәчетләрендә гает намазының вакыты турында мөхтәсиб Ирек хәзрәт Сәләхиев хәбәр итә

Әссәләмүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәәкәтүһ, хөрмәтле дин кардәшләребез!

31 нче июль көнне мәчетләребездә иртәнге 3 сәгать 45 минутта Корбан гаете вәгазе, 4 сәгать 15 минутта гает намазы укылачак. Татарстан Республикасы җирлекләре өчен Корбан гаете уңаеннан вәгазь-намазларны әлеге вакыттан да иртәрәк үткәрергә ярамавы хакында әйтелде.
Корбан гаете чараларын оештырганда һәм корбанлык итләрен өләшкәндә COVID-19 таралуны булдырмау өчен, Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чараларны да үтәү сорала: мәчетләргә бары битлек (яисә респиратор), перчатка белән генә керү мөмкин, намаз тиешле аралыкны саклап укылачак.
Корбан гаете мөбәрәк булсын! Аллаһы Тәгалә барлык яхшы гамәлләребезне кабул итеп, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырып, ике дөньяда да Үзенең чиксез мәрхәмәтен насыйп итсә иде. Илләребезгә тынычлык, гаиләләребезгә иминлек, бәхет-сәгадәт насыйп әйләсен!

Ирек хәзрәт Сәләхиев,

район имам –мөхтәсибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев