Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: “Мәдәни көндәлек” бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

​​​​​​​Халыкара балаларны яклау көнендә “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында “Укучының мәдәни көндәлеге” республика проекты җиңүчеләре бүләкләнде.

 

Безнең балалар – Базарлы Матак мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Елизавета Буланкина, гимназиянең 2 сыйныф укучысы Замирә Гәрәева, Югары Әлморза мәктәбенең башлангыч сыйныф укучысы Иркә Моратова һәм Иске Тахталыдан Полина Падюшова да Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова кулыннан диплом һәм истәлекле бүләкләр кабул итеп алдылар.

“Иң мәдәни әти-әни” номинациясендә Базарлы Матактан Оксана Буланкина җиңү яулады.

–Безгә бик матур спектакль күрсәттеләр, барлык балаларга ике телдә “Ак барс кайда яши?” дигән китап һәм музыкаль колонка бүләк иттеләр. Ә мин бүләккә рус, татар һәм инглиз телләрендәге “Татарстан мәдәнияте” дигән төсле зур басманы кабул иттем,–дип тәэсирләре белән уртаклашты Оксана Буланкина. Бу китапны ул мәктәптә дәресләр үткәргәндә файдаланырга ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев