Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәдәният йорты сәхнәсендә К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры артистлары “Син бит минем бергенәм” мелодраммасын күрсәттеләр

5 март кичендә театр сәнгатен яратучы әлкилеләр якташыбыз Исламия Мәхмүтова сәхнәгә куйган “Син бит минем бергенәм” мелодрамасын яратып карадылар.

Ике яшь кеше Айнур белән Алинәнең бик бәхетле башланып киткән, әмма аларны кавыштыра алмаган мәхәббәт тарихын тамашачылар дөньяларын онытып, геройлар белән бергә күңелләре аша үткәреп карадылар, ә соңыннан артистларны аягүрә басып алкышладылар. Татарстанның атказанган артистлары Лилия Мәхмүтова һәм Люция Галләмованың оста уены, яшь артистлар Булат Зиннәтуллин, Гүзәл Галиуллина, Салават Хәбибуллин, Айсылу Мөсәллимова тасвирлаган мәхәббәт тарихы беркемне дә битараф калдырмады.

Соңыннан сәхнәгә якташыбыз Исламия Мәхмүтова үзе дә чыкты. Ул зал тутырып килгән әлкилеләргә рәхмәт әйтте.

–Туган ягыбызга һәрчак сагынып, теләп кайтам. Әле менә авылыбыз Югары Әлкидәге клубны бик матур итеп төзекләндергәннәр. Аны ачу тантанасына да кайтырбыз, артистларны чакырып, концерт куеп китәрбез.–диде Исламия ханым, тамашачыларны сөендереп.

“Син бит минем бергенәм” спектаклен тинчуринчылар 5 мартта ике тапкыр куйдылар – көндез аны мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучыларына күрсәттеләр. Саф хисләр, тугрылык, беренче мәхәббәт темасы үсмерләр күңеленә шулай ук хуш килде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев