Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәдәният йортында журналист, язучы һәм мәсәлче Нәсих Таҗиевнең иҗат кичәсе була

​​​​​​​25 августта район мәдәният йортында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист, язучы һәм мәсәлче Нәсих Тажиевнең 80 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе була.

 

Нәсих Таҗиев Китәнче авылында туып үсә. 1965-1969 елларда ул район газетасының (ул вакытта “Коммунизм юлы” дип атала иде) баш мөхәррире булып эшли. Соңрак Татарстан радиосының махсус хәбәрчесе булып Яр Чаллы шәһәрендә озак еллар иҗат итә.

Якташыбыз күп кенә китаплар авторы. Аның шигырьләрендә, мәсәлләрендә, повесть-хикәяләрендә районыбыз кешеләрен дә танырга мөмкин.

Журналистика ветеранының иҗат кичәсендә танылган җырчы Азат Тимершәех, композитор Илгиз Закировның катнашуы көтелә. Шулай ук Азнакай, Спас, Чирмешән районнарыннан юбилярны котларга делегацияләр

килү күздә тотыла. Тантанада Татарстан телевидениесе һәм радиосы вәкилләре дә булачак.

Кичә 17 сәгатьтә башлана. Керү бушлай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев