Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы медицина хезмәткәрләре тулы составта тавыш биргән

Районыбыз медицина хезмәткәрләре барысы да нигездә үзләренең гражданлык бурычларын алдан ук – 1 июльгә кадәр үтәгәннәр.

Бу аңлашыла да. Табиблар, шәфкать туташлары, санитаркалар бит бүген коронавирус белән бәйле рәвештә аерым, көчәйтелгән режимда эшлиләр. Илнең Төп Законы язмышы хәл ителгәндә, вәзгыятьнең мөһимлеген аңлап, медицина хезмәткәрләре зур активлык күрсәткәннәр. 1 июль иртәсенә (8.30 сәгатькә) район халкының саулыгы сагында торучы 285 кешенең барысы да тавыш биргәннәр инде.

Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе өлкән шәфкать туташы Светлана Герасимова коллегаларының позициясен белдереп болай диде: “Бөтен ил өчен гаять мөһим булган бу вакыйгадан без берничек тә читтә кала алмыйбыз”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев