Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: мәхәббәт авырлыкларны җиңә

Гаилә ул кораб кебек. Тормыш дигән диңгездә гаилә корабы күп сынауларга дучар була. Ә аларны үтү өчен нык, тату, ышанычлы гаилә булуы зарур. Иске Салман авылында гомер итүче күп балалы Зыятдиновлар гаиләсе әнә шундыйлардан.

Иске Салман авылында яшәүче Рәмис белән Ләйсән Зыятдиновларның гаилә корып җибәрү тарихы да бик кызыклы. Өйләнешер алдыннан ике ел очрашып йөриләр алар.

Берьюлы Ләйсән апага шәхси эшләре буенча Казанга барырга туры килә. Рәмис абыйның туганнары да шул вакытта шәһәргә китәргә җыеналар икән. Ул алар белән калага юл тота.

Казанда авыл кызын шәһәрнең матур урыннары белән таныштырып йөриләр, “юри генә” зәркән кибетенә дә алып керәләр. Нинди генә йөзек кидертеп карамыйлар Ләйсән апага биредә! Шуннан иң матурын, кызның күңеленә ятышлысын сатып та алалар. Ә очраклы рәвештә әлеге алтын кибетенә килеп чыгу - егетнең әти-әнисе тарафыннан күптән планлаштырылган уй икән инде. Шул вакыйгадан соң кыз авылга кайната һәм кайнаналы төп йортка килен булып кайтып төшә.

2000 елның март аенда бер-берсен яраткан яшь пар – Рәмис белән Ләйсән гаилә тормышына аяк басалар.

Ходай үзенең яраткан кешеләренә сынаулар бирермен дигән. Рәмис белән Ләйсәнгә дә көтеп алынган беренче сабыйлары Рәсим тугач күп сынаулар аша үтәргә, хастаханә юлын шактый таптарга туры килә. Тик алар авырлыклар алдында сынмыйлар, сыгылмыйлар, бер-берсенә терәк булып, ярдәм итешеп бу кыенлыкны җиңеп чыгалар.

Берничә елдан соң, гаиләне тулыландырып, бер-бер артлы Ильяс исемле уллары һәм Ләйлә исемле кызлары туа.

  • Балаларыбыз – безнең иң ышанычлы ярдәмчеләребез. Алар безгә һәрвакыт булышып торалар, бервакытта да бу эш миннән булмый, моны мин башкарып чыга алмыйм дип киреләнмиләр. Балалар арасында үткәрелә торган төрле чараларда да актив катнашып призлы урыннар яулыйлар. Безне үзләренең уңышлары белән сөендерәләр. Шуңа да без Ходайга мең рәхмәтле!- дип шатлыгы белән уртаклашты Ләйсән апа.

Балаларның кешеләргә карата миһербанлы, ярдәмчел, киң күңелле булулары хәзердән үк күренеп тора. Бу аларның киләчәккә булган уй-хыялларында да чагыла.

Кызлары Ләйлә, әле кечкенә булуына карамастан, киләчәктә үзенең нинди һөнәр үзләштерәчәген инде белә:

  • Минем бик тә шәфкать туташы буласым, кешеләргә ярдәм итәсем, аларны дәвалыйсым килә,- ди кыз.

Ә Ильяс абыйсы кебек авылда калырга тели. “Авылыбызны бик яратам, шуңа да үземә КаМАЗ машинасы сатып алып, шуның белән эшләр идем”, - ди ул.

Рәмис абый озак еллар “Кызыл Шәрык-Агро” ачык акционерлык җәмгыятендә электрик вазыйфасын башкара, ә Ләйсән апа почта бүлекчәсе җитәкчесе булып хезмәт итә. Ләйсән апа дәүләт эшеннән бушаган арада да тик тормый. Аның кулыннан килмәгән эше юк. Бакчасында гөрләп җиләк-җимеш, яшелчә, берсеннән-берсе матур, хуш исле чәчәкләр үстерә, кәбестә, баклажан, борыч, кыяр үсентеләре сата. Кул эшләренә дә оста ул – аның бәйләгән башмаклары, оекбашларыкышкы салкын көннәрдә кешеләрнең тәннәрен генә түгел, җаннарын да җылытып торалар.

Балаларны үстерүдә зур ярдәм күрсәткән әниләре үзе хәзер Рәмис абый белән Ләйсән апа тәрбиясендә, олы хөрмәт күреп яши. Ләйсән апа белән Сүрия әби арасындагы җылы мөнәсәбәтләргә игътибар итсәк, алар турында килен белән кайнана дип әйтү дә кыен. Алар шулкадәр ягымлы итеп бер-берсенә “әни” һәм “кызым” дип эндәшеп торалар, нәкъ әниле-кызлы кебек тату, матур яшиләр.

Зыятдиновлар гаиләсе –чын мәгънәсендә үрнәк гаилә. Аларның гаилә учаклары сүнмәсен, өйләрендә һәрвакыт тигезлек, тынычлык хөкем сөрсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев