Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: мәктәпләрдә язгы каникул башлана

​​​​​​​Район мәктәпләрендә 22 мартта язгы каникул башлана.

 

Ул ай ахырынача дәвам итәчәк. Барлык уку йортларында каникул көннәренә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар билгеләнгән. Спорт, мәдәни чаралар узачак, экскурсияләр оештырылачак.

Чыгарылыш сыйныфлар укучылары өчен каникул вакытында төрле фәннәр буенча консультацияләр үткәрелә. 15 апрельдә унберенчеләр рус теленнән йомгаклау иншасы язачак, аңа җентекләп әзерләнергә кирәк.

Район мәктәпләрендәге 1940 укучының барысы белән дә каникул чорында хәвефсезлек кагыйдәләре турында инструктаж үткәрелә. Бу хакта район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Наталья Захарова хәбәр итте.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев