Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәктәпләре бакча җиләге сата башлады

Көчле яңгырлардан соң кояшлы җылы көннәр урнашу белән бакчаларда җиләк пешә башлады. Җәйнең бу сые быел да мәктәп участокларында күкрәп уңды.

Татар Борнае мәктәбендә бакча җиләген куп еллардан бирле үстерәләр.

-Бездә аның берничә сорты—иртә өлгерешлесе дә, соңрак пешә торганы да бар. Быел һәртөрлесенең уңышы мул. Инде җыеп сата да башладык. Алырга теләүчеләр күп. Башка авыллардан, район үзәгеннән дә сорап шылтыраталар,-ди мәктәп директоры Гөлүзә Минсәгыйрова.

Яңа мәктәп төзегәндә җиләклекнең берникадәр өлеше тапталган булган. Хәзер виктория плантациясен яңарталар, киңәйтәләр. Быел да күп итеп яшь үсентеләр утыртырга җыеналар. Моны августта, сентябрьнең беренче яртысында эшлиләр икән.

Мәктәпнең ярдәмче хуҗалыгында ике сыер да асрыйлар, туфракны шуннан чыккан черемә белән генә туендыралар, химик ашламалар кулланмыйлар. "Шуңа да җиләгебез чиста, тәмле безнең",-ди мәктәп җитәкчесе.

Җиләк сатудан кергән акчаны исә спорт инвентаре—чаңгылар, туплар сатып алуга тотарга уйлыйлар.

Чуаш Кичүе мәктәбе хезмәткәрләре дә бү көннәрдә виктория җыю белән мәшгуль. Җиләклек биредә 35 сутыйга якын җир били.

--Җиләк быел бик күп, үзе эре, тәмле,-дип сөйли мәктәп директоры Фәния Зәйдуллина.- Көн аралаш 50 шәр килограмм җыеп алабыз. Сатып алучыларга кытлык юк. Башка елларны 10-15 мең сумлык җиләк сата идек. Быел уңыш әйбәт, кереме дә бермә-бер күбрәк булыр дибез. Байтагын туңдырып куябыз, кайнатмасын да ясыйбыз.

Иске Әнҗерә, Карга мәктәпләре хезмәткәрләре дә җиләкне оста үстерүләре белән мактана алалар. Аларда да виктория ишелеп уңган. Сүз дә юк,  тәмле җиләк белән сыйланганчы бик күп хезмәт куярга кирәк. Аны яздан көзгәчә карап- тәрбияләп торасы.

--Җиләк чәчәк атып җимешләре барлыкка килгәндә суны мул сибү зарур. Уңыш өчен бу бик мөһим,- дип виктория үстерү серләре белән уртаклаша Иске Әнҗерә мәктәбе директоры Рәмзия Газизова.- Бездәге җиләк артык эре сортлы түгел, әмма бик баллы.

Әнҗерәлеләрнең викториясен дә алдан ук сорап торалар, яратып алалар икән.

Мәктәпләр бакча җиләген кыйммәткә сатмый, татлы җәй сыен килосын 150-200 сумга җибәрәләр. Аннан кергән акчаны ремонт эшләренә, мәктәпнең башка ихтыяҗларына тоталар. Бер сүз белән әйткәндә, тәмле, витаминнарга бай бакча җиләге тырыш, уңганнарга әйбәт керем дә китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев