Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы мәктәпләрендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде

Район мәктәпләрендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде.

Шул уңайдан уку йортларында тантаналы чаралар булып узды. Укучылар анда туган телгә багышланган шигырьләр, җырлар башкардылар, милли көйләр тыңладылар. Шулай  ук төрле халыкларның тарихын, гореф-гадәтләрен, атрибутикасын белү буенча интеллектуаль уеннар үткәрелде.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесенең милли тәрбия буенча урынбасары Фәүзия Гыймадиева әйтүенчә, мәктәпләрдә Туган телләр һәм  халыклар бердәмлеге елына багышланган бик күп чаралар оештыру күздә тотыла. Февральдә Халыкара туган тел көне зурлап үткәреләчәк. Ел дәвамында төрле телләр атналыклары, яшь каләм тибрәтүчеләр, шигырь сөйләүчеләр (чтецов) бәйгеләре, фотоконкурслар, күргәзмәләр, Нәүрүз, Майчабу, Каравон, Уяв бәйрәмнәре һәм башка чаралар уздыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев