Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы музее “Музейлар төне” акциясенә кушылды

С.М.Лисенков исемендәге туган як тарихы музее “Музейлар төне” акциясенә кушылды.

18 май – Халыкара музейлар көне. Шул уңайдан бөтен Россия күләмендә традицион “Музейлар төне” акциясе үткәрелде. Район музеенда әлеге акция кысаларында агрокөллият укучылары белән очрашу оештырдылар. Фән һәм техника елына багышланган бу чарада элекке һәм замана техникасы турында сөйләштеләр. Егетләр-кызлар музейда сакланучы, байтак еллар элек файдаланылган радиоалгыч, патефон, телефон аппараты, проигрыватель кебек җиһазларны җентекләп карадылар. Ә инде космос залындагы иң заманча техника үрнәкләре –космик корабльнең ярдәмче двигателе, кул приводы, яну камерасы яшьләрдә аеруча зур кызыксыну уятты. Алар экскурсоводларга күп сораулар бирделәр, музей залларындагы экспозицияләр, экспонатлар белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев