Әлки районы музыка мәктәбе укучыларының чыгарылыш кичәсе булды
25 майда Балалар иҗаты йортының концертлар залында музыка мәктәбе укучыларының чыгарылыш кичәсе булды. Бу балалар берничә ел дәвамында музыка белән шөгыльләнү шатлыгын татыдылар.
–Аерылышыр вакыт җитте. Шулай да без ышанабыз: музыка – тормыш юлыгызны яктыртып торган йолдыз булыр. Алдагы язмышыгыз музыка белән бәйләнмәсә дә, ул сезгә һәрчак ярдәм итәр,–диде үз чыгышында мәктәп директоры Алсу Сутягина.
Аңлашыла ки, бу кичәдә мәктәпне тәмамлаучылар башкаруында музыка яңгырады. Аларның әти-әниләре балаларының уңышына сөенеп утырдылар. Музыка мәктәбен быел 13 кыз һәм бер малай тәмамлый. Алар баянда, синтезаторда, фортепианада уйнарга өйрәнделәр, хор белән һәм аерым җырлау осталыгын үзләштерделәр. Кайсы класста шөгыльләнүләренә карап укучылар әлеге уку йортын тәмамлау турында таныклык алу өчен 5-7 ел укырга тиеш иделәр.
Һәм менә күптән көтелгән ул минутлар җитте. Музыка мәктәбен тәмамлаучылар арасында – күп кенә иҗади конкурслар лауреатлары һәм дипломантлары Мәдинә Гаджиева, Мәликә Хәйретдинова, Ярослава Еликова. Барлык имтиханнарны “5” билгесенә генә тапшырган Рузинә Садыйкова “кызыл” дипломга ия булды.
Укучыларның әти-әниләре балаларны музыка белән кызыксындыра алган, аны яраттырган һәм аңларга өйрәткән өчен укытучыларга рәхмәт әйттеләр. Алар балаларның төрле конкурсларда, фестивальләрдә, шулай ук музыка коралында яңа көй өйрәнгән вакытларында төшереп алынган фоторәсемнәрдән ясалган коллаж бүләк иттеләр. Ә укучылар укытучылары Алсу Сутягинага, Алмаз Сафиуллинга һәм Рәзинә Гомәровага чәчәкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев