Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге гимназия коллективының отчет концертындагы биюләр тамашачылар өчен ачыш булды

Кеше таланты, аннан да бигрәк, тырышлыгы һәм хезмәте тудырган матурлык һәм камиллекнең чиге юк шул. Нәби Дәүли исемендәге гимназия коллективының “Театр – күңел көзгесе” фестивале кысаларында күрсәткән концерты моны тагын бер раслады.

Фотогалерея

Гимназиянең район мәдәният йорты сәхнәсендә куйган һәр отчет концерты бай эчтәлекле, үзенчәлекле була, халыкта зур кызыксыну уята. Тамашачы анда гел зал тутырып килә, талантларга бай, потенциалы зур булган әлеге коллективтан күпне көтә. Бу юлы да аның ышанычы акланды дип икеләнмичә әйтергә була.

Мәгълүм ки, үзешчән коллективлар арасындагы быелгы бәйге ил күләмендә игълан ителгән Театр елы уңаеннан үткәрелә. Һәм гимназия концерты тулаем диярлек әлеге темага багышланды.

Пәрдә ачылуга  сәхнәдәге күренешләр тылсымлы, сихри сәнгать дөньясына алып кереп китте. Дулкынландыргыч музыка, гадәти булмаган костюмнар, актерларның сыгылмалы нәфис хәрәкәтләре – болар барысы образлар аша чынбарлыкны чагылдыручы театр дигән тамашаны күз алдына китереп бастырды. Алия Зәйдуллина башкаруында үзенчәлекле “Театр” җыры,  Г.Тукайның  театр турындагы мәгълүм шигырен Анна Баулинаның рус телендә яңгыратуы әлеге хис-тойгыларны тагын да югары дәрәҗәгә күтәрде.

Театрның чын мәгънәсендә тормышыбыз көзгесе булуына да бу тамашада кат-кат инандык. “Җәмиләнең җенләнүе” әсәреннән (Фоат Садриев пьесасы) өзек гаиләдәге ир-хатын, килен-каенана мөнәсәбәтләрен калку итеп күрсәтеп, тамашачыны көлдерде дә, уйландырды да. “Тормыш мизгелләре” сәхнәләштерелгән күренешен дә укытучылар бик оста уйнадылар. “Театрга җыенганда”, “Балет караганда” дигән сәхнәләр исә без тамашачыларга үзебезгә читтән карарга, бик үк килешле булмаган кайбер гадәт-гамәлләребез өчен хәтта бераз уңыйсызланып куярга мәҗбүр итте.

Һәрвакыттагыча, гимназиянең матур тавышлы талантлары, татар, рус, инглиз телләрендәге җырлар яңгыратып, тамашачыларга ләззәтле минутлар бүләк итте.  “Яшьлек”, “Сердәш”, “Сер”, “Дуслар”, “Хыял” ансамбльләренең, Сәйдә Сәйфуллинаның, автор башкаручы Илнур Шагалиевның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде.

Бу коллективның гаҗәеп матур биюләре дә тамашачылар өчен ачыш булды, дисәк, һич арттыру булмас. “Балкыш” ансамбле башкаруында татар, рус, ирланд, аджар биюләре профессионаллар чыгышыннан калышмады диярлек. Күп кеше катнашындагы әлеге хореография номерлары бию хәрәкәтләренең төгәллеге, тәңгәллеге, нәфислеге белән сокландырды. Любовь Борисова сәхнәгә куйган бу биюләрнең  бик җентекләп әзерләнгәнлеге күренеп тора иде. Ир-егетләрдән торган кашыкчылар ансамбле чыгышын да тамашачы бик ошатты.

Концертта гимназиянең директор Фәридә Яруллинадан башлап техник хезмәткәрләргә, ашханә эшчеләренә кадәр – коллектив тулы составта диярлек катнашты. Чыгышлар ике дәүләт телендә дә яңгырады. Һәр номер зур тырышлык белән, күңел җылысын салып, камиллек дәрәҗәсенә җиткереп әзерләнгән иде.

Жюри һәм тамашачы игътибарыннан һич кенә дә читтә кала алмаган тагын бер нәрсә – сәхнә киемнәре. Аларның төрлелеге, күркәмлеге, зәвыклелеге, чыгышларның эчтәлеген ачуга һәм тулыландыруга хезмәт итүе чын-чынлап сокландырырлык иде.

“Театр яктылыкка, нурга илтә”, дигән бөек шагыйребез Габдулла Тукай. Гимназия коллективының бу чыгышы да, һичшиксез, тамашачы күңеленә яктылык, матурлык, шатлык җиткерде.

 

“Театр – күңел көзгесе” фестиваленең жюри рәисе Ринас Шиһапов:

–Мин гимназия концертларының һәркайсын карап барырга тырышам. Алар елдан-ел остаралар. Менә бу тамашада да һәр номерның күп көч куеп әзерләнгәне күренеп тора. Сәхнәгә чыккан һәркем талантлы, чибәр. Киемнәре искиткеч матур. Миңа театр карау турындагы сәхнәләштерелгән күренеш, биюләр бик ошады. Татар, аджар халык биюләре  аеруча оста башкарылды. Ә җырчылар нинди! Әйтик, “Яшьлек” ансамбле чыгышларын бераз эшкәртсәң, алар профессиональ дәрәҗәдә яңгыраячак. Бер сүз белән әйткәндә, жюри бу концертны бик югары бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев