Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары Казан кооператив институтында кунакта булды

Үткән шимбәдә Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 9 сыйныф укучылары һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары Казан кооператив институтында кунакта булдык.

Анда без институт ректоры, Әлки якташлар җәмгыяте рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева һәм Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе журналист Флера Абдуллина чакыруы буенча бардык. Институтта Татар мәдәнияте үзәге музее экспонатлары белән таныштык, кооператив институтының тарихы, аның факультетлары хакында күп мәгълүмат белдек.

Шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Шәрифуллина белән очрашу да һәркайсыбызның күңелендә җуелмас тәэсирләр калдырды. Анда шагыйрәнең иҗатын яратучылар да килгән иде.

Татар милли киемнәрен кигән, ачык йөзле, тәмле телле Флера Абдуллина очрашуны ачып, Эльмира Шәрифуллинаның тормыш юлы белән таныштырганнан соң, сүзне шагыйрәнең үзенә бирде. Эльмира ханым бик күп шигырьләрен сөйләде. Укучыларыбыз да  аның шигырьләрен һәм җырын өйрәнеп барган иделәр. Үзенең иҗат җимешләрен балаларның яттан сөйләвенә шагыйрә бик шатланды. Укучыларның сорауларына да бик теләп җавап бирде.

Әңгәмәгә институт ректоры Алсу Нәбиева да килеп кушылды. Ул татар әдәбиятын сөючеләрне үзләренең уку йортында күрүләренә бик шат булуларын, киләчәктә дә гимназия һәм район укучылары катнашында очрашулар үткәрергә ниятләүләрен әйтте. Әлеге очрашу истәлеге итеп барыбызга да бүләкләр тапшырылды. Аннан бергәләшеп фотога төштек, тәмле чәй табынында сыйландык.

Бу бик күңелле очрашу булды. Укучылар да юл буе алган тәэсирләре белән уртаклашып кайттылар. Кичәне оештыручыларга, бигрәк тә якташыбыз Алсу Нәбиевага бик рәхмәтлебез.

Алия Шәйхетдинова,

гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев