Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда булдылар

Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда булды.

8 нче  сыйныфта укучы балалар өчен әлеге экскурсияне Әлки якташлык җәмгыяте оештырды. Укучыларны Казанга гимназия укытучылары Алия Шәйхетдинова һәм Нурия Фәракшина алып килделәр. Габдулла Тукайның әдәби музее әдипнең тууына 100 ел тулу уңаеннан ачылган була. Ике ел элек музей реконструкцияләнә.

Экскурсия татарның беренче фотографы, Габдулла Тукай яшәгән йортларны фотосурәткә төшергән Кыйвам Зөлфакаров турында сөйләүдән башланды. Очраклы түгел, фотограф, мулла вазыйфасын башкарган бу танылган зыялы районыбызның Татар Төгәлбәе авылында туган.

Музейның фәнни хезмәткәре Лена Тябина укучыларга һәр экспонат тарихы турында тәфсилләп сөйләде. Аннан соң балалар Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә булдылар. Биредә сәүдәгәрләр музее, Мөхлисә Бубый исемендәге татар хатын-кызлар клубы, фронтовик язучы Нәби Дәүли экспозициясе эшли.

Экскурсия педагогларның, укучыларның күңелләренә хуш килде. Алар үзләре өчен күп файдалы мәгълүматлар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев