Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә республика программасы нигезендә капиталь ремонт башланды

Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары һәм укытучылары язгы каникулдан соң Базарлы Матак урта мәктәбенә күченделәр. Моның сәбәбе сөенечле – гимназия бинасында капиталь ремонт эшләре башланды.

Уку йортын капиталь төзекләндерү республика программасы нигезендә башкарыла. Моның өчен казнадан 44 миллион 700 мең сум акча бүлеп бирелгән. “Арстрой” төзелеш оешмасы төзекләндерү эшләрен инде бер ай элек башлаган.

Нәби Дәүли исемендәге гимназия – районыбыздагы иң яшь уку йорты. Ул аның өчен махсус төзелгән ике катлы бинада 2001 елда эшли башлаган иде. Бу вакыт эчендә биредә ремонт булмады диярлек, бары 2014 елда “Уңайлы мохит” программасы буенча ишекләр алыштырылып, ике пандус куелган иде.

Әлбәттә, бинада төзекләндерү эшләре кирәк иде. Гимназия директоры Фәридә Яруллина әйтүенчә, бигрәк тә ашханә түбәсеннән су үтеп иза чиккәннәр. Инде уку йорты тулысынча яңарыш кичерәчәк. Аның түбәсе яңадан ябыла, җылылык, канализация системалары, электрүткәргечләр алыштырыла. Ишек-тәрәзәләр, идән-түшәмнәр дә яңартылачак. Ашханә дә төзекләндерелә. Ремонт газ котельнясын, подвалны да читләтеп үтмәячәк. Бина тыштан да балкып торыр – ул затлы фасст-плитә белән тышланачак.

Гимназиядә 319 бала белем ала. Дүртенче чиректә алар Базарлы Матак урта мәктәбендә укыячак. Уку икенче сменада – 13-18 сәгатьләрдә алып барыла. Ә яңа уку елында балаларны төзекләндерелгән, ямьләнгән гимназия бинасы кабул итәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев