Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 8 сыйныф укучысы Самир Хәмидуллин төп документы паспортны Татарстан Дәүләт Советында алды

Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 8 сыйныф укучысы Самир Хәмидуллин төп документы паспортны тантаналы шартларда Татарстан Дәүләт Советында алды.

Республика парламентында әлеге тантаналы чара  Россия Конституциясе көне алдыннан узды. Анда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 35 укучы – уку отличниклары, бәйгеләр, олимпиадалар, спорт ярышлары җиңүчеләре, мәктәпнең җәмәгать тормышында актив катнашучылар – чакырылган иде. Самир – шундыйларның  берсе. Ул яхшы укый, каратэ белән шөгыльләнә, әлеге төр спорт  буенча республика, бөтенроссия ярышларында җиңүләр яулаган. “Тормышыбыздагы иң төп документны – паспортны шундый тантаналы шартларда алу минем өчен сөенечле дә, дулкынландыргыч та булды. Үземнең хәзер Россия Федерациясе гражданы булуым белән  бик горурланам. Безгә паспортларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды һәм җылы котлады. Без шулай ук парламентаризм музеенда, китапханәдә, утырышлар залында булдык, республика өчен мөһим  карарларны кемнәр һәм ничек кабул итүен белдек”,– ди Самир Хәмидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев