Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы һөнәр училищасын тәмамлаучылар диплом алдылар

Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалын быел бетерүче егет-кызлар кулларына аттестат һәм диплом алдылар. Шулай итеп, әлеге уку йортын быел 45 яшь белгеч тәмамлап чыкты.

Фоторепортаж

 

Яшьләргә белгечлек буенча документ тапшыруны тантаналы итеп балалар иҗаты йортында үткәрделәр. Укытучылар коллективы да, чыгарылыш студентлар үзләре дә әйбәтләп әзерләнгәннәр моңа: кунакка ата-аналарны, район җитәкчеләрен чакырганнар, җыр биюләр, бүләкләр әзерләгәннәр. Бәйрәм башланганчы берничә әни белән сөйләшеп тордык һәм мондый фикер ишеттек алардан:

  • Үзебездә училище булуы бик тә яхшы. Балаларны 15-16 яшьтән ерак шәһәрләргә чыгарып җибәрәсе килми бит әле. Ә бу уку йортына тыныч күңел белән озатабыз. Бердән, яхшы, икенчедән, укытучылары әйбәт, игътибарлылар. Балаларыбызның укуы дәверендә гел хәбәрләшеп, аралашып торалар. Берәр хәл килеп чыкса, киңәшләрен бирәләр, ярдәм итәләр. Безнекеләр бит бу училищега килгәч яхшыга үзгәрә, ачылып китә. Рәхмәт остазларга!
  • Без быел 45 белгеч әзерләп чыгарабыз. Дөрес, уку башында күбрәк студент кабул иткән идек. Кемдер укый алмады, ә бәлки теләмәгәндер, ярты юлда “төшеп” калды. Ә сез тырышып, максатыгызга ирештегез. Тормышта кирәк булачак күнекмәләр дә үзләштердегез. Кулыгызда диплом, аттестат булса да, алга таба белемегезне күтәрергә, уку йортларына кереп югары белем алырга тырышыгыз,- дип котлады һәм киңәш бирде яшьләргә училище директоры Фаяз Фәттахов. Ә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лия Мардегалләмова:
  • Сез районыбызның киләчәге, зур байлыгы. Биредә әти-әниләрегез. Алар үз вакытында дөрес карарга килеп, сезгә бу уку йортын сайларга киңәш иткәннәр. Ә хазер инде сезгә зур өметләр баглыйбыз, районны ташлап китмәссез, аның социаль - игътисадый үсешенә үзегездән өлеш кертерсез дип ышанабыз. Укытучылар коллективына зур рәхмәт, алар сезне белемле һәм һөнәрле итү өчен торыштылар. Яңа уку елы тулысынча төзәклендерелгән, барлык шартлар булган бинада башланачак. Сез, егетләр, кызлар, дусларыгызга киңәш итегез, укырга кая барырга дип аптырамасыннар, бирегә килсеннәр,- дип киңәш бирде.

Ул укытучыларга, осталарга да җиңел булмаган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.

Яшь белгечләрне төркемнәр җитәкчеләре, осталар Илнур Хафизов, Нурия Гыйльмиева, Лилия Вагыйзова, Тәнзилә Шәмсетдинова тәбрикләп, алдагы тормышта бик тә кирәкле киңәшләрен бирделәр.

  • Пешекче, кондитер булып эшкә урнашу мөмкинлеге зур хазер, хезмәт хаклары да эйбәт. Ә инде мөстәкыйль буласыгыз килә икән, тагын да әйбәт – үз кафегызны, ашханәгезне ачып җибәрергә дә була. Бернидән куркмагыз, тәвәккәл, кыю булыгыз,- диде яшьләргә Лилия Абдулла кызы.

Училище директоры урынбасары Лидия Ионова:

  • Үз эшегезнең остасы булыгыз. Ә моның өчен белем өстәп торырга кирәк. Сез әле яшьләр, алдыгызда – тулы гомер. Илнең лаеклы гражданнары булыгыз,- дип теләде.

Егетләр-кызлар да җавапсыз калмадылар – шигьри юллар белән рәхмәтләрен әйттеләр, хушлашу вальсы турында да онытмадылар, белем биргән уку йортына истәлеккә дип диңгез дулкыннары белән керәшүче җилкәнле кораб төшерелгән картина да бүләк иттеләр. Аларның әниләре шулай ук остазларга рәхмәт әйтте. Әнә Салманнан Равилә Мәҗитованың дүрт улы да биредә белем һәм һөнәр алган бит. Икесе инде эшли, берсе быел диплом ала, кечесе беренче курсны тәмамлаган. “Барыгызга да рәхмәт, улларымны һөнәрле иттегез,”-диде күп балалы ана.

.... Ниһаять, дулкынландыргыч минутлар килеп җитте: училище директоры Фаяз Фәттахов яшьләргә диплом, аттестат, ә иң активларына әле Мактау грамоталары да тапшырылды. Район эшче көчләре сафларына 45 яшь белгеч кушылды. Билгеле, теләгебез аларга һәрберсе үзебездә эш урыны тапсын, шунда берегеп эшләсен, лаеклы хезмәт хакы алсын, хезмәт юлы башында акыллы җитәкчеләргә , игътибарлы остазга тап булсын иде. Бу шартлар үтәлсә, нишләп әле Әлки ягын ташлап китсен алар? Кайда туган, шунда кирәк булсыннар үзебез укыткан, әзерләгән белгечләребез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев