Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр 9 Майда “Үлемсез полк” маршына чыгарга җыена

Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты территориясендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышлап җиләк-җимеш агачлары утырттылар.

Әлеге эштә хезмәткәрләр  белән бергә интернатта тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Карлыган, кура җиләге, миләш, слива үсентеләре, карап үстергәч, берничә елдан җимеш тә бирә башлар.

Интернатта 72 кеше тәрбияләнә. Алар арасында биш тыл хезмәтчәне дә бар. 9 Май иртәсендә интернаттагы  бер төркем өлкәннәр  мәктәп янында узачак бәйрәм митингына да чыгачак.  Ә аннан соң укучылар, волонтерлар белән бергә “Үлемсез полк” маршында катнашачаклар. Социаль хезмәтләр буенча белгеч Татьяна Клянина әйтүенчә,  төрле елларда интернатта тәрбияләнгән, инде бакыйлыкка күчкән Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарының портретларын эшләткәннәр, алар турында мәгълүматлар туплаганнар. Узган ел шундый 15 ветеран рәсемен “Үлемсез полк”ка алып чыккан булганнар. Ә быел тагын да күбрәк портретлар белән Юхмачы урамнары буйлап узарга җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев