Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Орлык заводында “урак өсте”

Игенчелектә орлыкның сыйфаты гаять зур әһәмияткә ия. Районның күпчелек җирләрен эшкәртүче “Востокзернопродукт” хуҗалыклары нинди орлык материалы белән чәчүгә керешә?

  Шуны ачыклау нияте белән без Базарлы Матак орлык җитештерү заводында булдык.
Язгы чәчүгә биредә 700 тонна бөртек эшкәртелгән. Хәзер заводта арпа орлыгын әзерлиләр. Аннан соң бодайны инкрустацияләүгә керешәчәкләр. Ашлыкны “Востокзернопродукт” складларыннан КамАЗ машиналары белән ташыйлар, кабул итү базына бушаталар. Орлык беренчел чистарту үтә, тузаннан, чүп-чардан арындырыла. Шуннан соң ул икенчел чистартуга озатыла. Чәчүлек материал махсус блокларда бөртекнең зурлыгы буенча, ә пневмоөстәлдә авырлыгы буенча сайлап алына. Югыйсә бөртекнең эче буш булырга да мөмкин бит. 
Шул рәвешле җентекләп сайланган орлыклар бөҗәкләргә, вируслы чирләргә каршы төрле химикатлар белән эшкәртелә, үсешне тизләтүче матдәләр белән баетыла. Бу процедуралардан соң бөртекне төяп кырга яисә кабат складларга илтәләр. 
– Заводның җитештерү куәте сәгатенә 16 тонна бөртек эшкәртергә җитә. Чәчү өчен иң сыйфатлы, элиталы материалны сайлап алабыз, – дип аңлата орлык заводы директоры Рәфис Сәмигуллин.
Чәчүлек орлык лабораториядә дә тикшерелә. Техник-лаборант Гүзәлия Бәшәрова бөртекнең сыйфаты яхшы булуын билгеләп үтте.
– Быел орлыклар яхшы, элиталы. Аларны саклаганда барлык тиешле тәләпләр үтәлгәне күренеп тора. Дымлылыгы нормада – 14 процент. Дөрес, берникадәр чүпле (3-4 процент). Орлык яралгысының яшәү сәләте 99 процент тәшкил итә. Димәк, һава торышы яңгырлы, җылы булса, көзен без икмәк салу өчен кулай он ясарлык бөртек җыеп алачакбыз, – дип өмет белән әйтте Гүзәлия Бәшәрова. 
Базарлы Матак орлык заводы тирә-күрше районнарны да сыйфатлы чәчүлек материалы белән тәэмин итеп тора.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев