Әлки районы: парктагы күчмә музей экспозицияләре – сугышның телсез шаһитләре
Базарлы Матактагы Үзәк паркта куелган хәрби палатка яныннан кеше өзелмәде. Әлеге чатыр бүген – күчмә музей.
Андагы Бөек Ватан сугышына кагылышлы экспонатлар һәркемдә кызыксыну уятырлык иде.
Чатырның бер яртысында С.М.Лисенков исемендәге туган як тарихы музее экспозицияләре урын алган. Биредә Бөек Ватан сугышы чоры газеталары, фронтовик якташларыбызның фотолары, алар турында мәгълүматлар, истәлекләр. Экспонатлар арасында якташыбыз Советлар Союзы Герое Степан Крайновның 1995 елда Мәскәүдә Җиңү парадында кигән костюмы, фронтта зур батырлыклар кылган, Берлинга җитеп, рейхстагта имзасын калдырган Салих Гыймадиевнең (Татар Борнаеннан) сугышчан гимнастеркасы, Түбән Әлкидә яшәгән фронтовик Әсәдулла ага Хисмәтовның орден-медальләре тагылган бәйрәм костюмы һәм документлары да бар.
–Бәйрәмгә килгән халык күчмә музейны карамый китми. Олысы-кечесе экспонатлар белән кызыксыналар, бик күп сораулар бирәләр. Материалларыбызның барысы да үзебезнең район, әлкилеләр белән бәйле бит,–диләр музей директоры Мария Платонова, хезмәткәрләре Рамилә Галиева һәм Гөлнара Хәлилова.
Хәрби палатканың икенче өлешендә урнаштырылган Базарлы Матак урта мәктәбе сугышчан дан музее экспонатлары шулай ук бик күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Монда нигездә мәктәптә эшләп килүче “Оркестр” хәрби-патриотик клубы һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе Сергей Платонов тырышлыгы белән табылган бәһасез материаллар. “Оркестр”дагы малайлар-кызлар остазлары белән 2013 елдан бирле сугыш үткән урыннарда казу-эзләнү эшләре белән шөгыльләнәләр. Канлы бәрелешләр барган урыннарда табып алынган бу экспонатлар – гранаталар, гильзалар, сапер көрәкләре, пулеметлар, минометлар, пушкаларның аерым бер кисәкләре, “Катюша” снаряды, солдат каскалары, котелок һәм фляжкалар – дәһшәтле сугышның телсез шаһитләре. Биредә шулай ук “оркестр”лыларның үзләре табып алган сугыш кораллары турында рефератлары, Герой-шәһәрләр, Сугышчан Дан шәһәрләре турында мәгълүматлар. Кызыксынучылар бик күп – җавап биреп, аңлатып кына өлгер. Үз эшенең чын фанаты Сергей Платонов бу экспонатларның һәркайсы турында кызыклы, мавыктыргыч итеп сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Аның һәм ул оештырган хәрби-патриотик клубның башкарган эшләре югары бәяләнә. Министрлыклар, республика хәрби комиссариаты һәм башка оешмаларның Рәхмәт хатлары, мактау грамоталары моны раслап тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев