Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы педагоглары балаларны яңа шартларда ничек укытырга һәм тәрбияләргә җыена?

Район укытучыларының традицион конференцияләре быел “Мәгариф нигезе буларак тәрбия” дигән темага пленар утырыш белән тәмамланды.

Утырышта район башлыгы Александр Никошин, Үсеш һәм мәгариф институтының фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Татьяна Яковенко, мәгариф идарәсе начальнигы Артем Савинов, башка җитәкчеләр катнашты.

Август киңәшмәләренең соңгы утырышы гадәттә тантаналы рухта, үзенчәлекле парад кебек үтә. Бу юлы да шулай булды. Анда катнашучыларны Александр Никошин сәламләде, районда мәгарифне үстерү юнәлешендә ниләр эшләнүе хакында әйтеп үтте. Моның өстенә район башлыгы Түбән Колчурино белән Сихтермә-Хузангайда яңа мәктәп биналары төзү планнары барлыгын хәбәр итеп сөендерде.

–Безнең балалар укуда һәм спортта иң яхшылар рәтендә булсын иде,–дип теләде Александр Федорович.

Район укучыларына белем һәм тәрбия бирү процессын Артем Савинов анализлады. Аның әйтүенчә, яшь әлкилеләрнең белем дәрәҗәсенә бәяне БДИ һәм дәүләт аттестациясе бирә. Бу уңайдан сөенерлек күрсәткечләребез дә бар: 12 чыгарылыш укучысы имтиханнарда 80 һәм аннан артыграк балл җыйганнар. Тугыз укучыбыз мәктәпне медаль белән тәмамлаган. Яңалык: мәктәп бетерүчеләрнең 8 е юллама белән педагогик вузларга укырга кергән.

Базарлы Матак мәктәбенең уңышлары турында аның директоры Луиза Абдрахманова сөйләп үтте. Быел биредә 630 укучы белем алачак, унынчы сыйныфка 32 үсмер  килә. Үткән чыгарылыштан 5 яшь кеше педагогик, берсе медицина юнәлешендә белем алуын дәвам итәчәк, ике укучылары Мәскәү вузларына укырга керә алганнар.

(Август киңәшмәләренең пленар утырышы турында “Әлки хәбәрләре”нең алдагы саннарында укыгыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев