Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы почтальоннары “Татмедиа” АҖ бәйгесендә җиңүгә өметләнә

​​​​​​​“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте почтальоннар арасында бәйге үткәрә.

Бәйге шартлары буенча киләсе елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга яздыруда иң яхшы эшләгән һәм иң әйбәт күрсәткечләргә ирешкән почтальоннар ачыкланачак һәм “Татмедиа”ның кыйммәтле бүләкләренә ия булачак.

Районыбыз почта хезмәткәрләре әлеге республика бәйгесендә ике мәртәбә җиңүгә ирештеләр инде. Берничә ел элек Базарлы Матактан Нурсөя Хәйруллина “Иң яхшы авыл почтальоны” номинациясендә зур бүләккә ия булган иде. Ә 2018 елның беренче яртыеллыгына матбугатка язылу йомгаклары буенча Базарлы Матак почта бүлеге җиңүче дип табылды. Бу подписка чорында да почта хезмәткәрләре тырышып эшләр һәм республика күләмендә уңышка ирешерләр дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев