Кошки һәм Түбән Әлки авыл җирлекләре башлыклары Татарстан Президенты кулыннан “Шевроле-Нива” эш машиналары ачкычлары алды.
Җирлек җитәкчеләре Минзакир Гайфуллин һәм Мансур Галиуллин республика смотр-конкурсында җиңгән өчен бүләкләнделәр.
Бүләкләү тантанасы 19 декабрьдә Казанда Татарстан Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды. Рөстәм Миңнеханов конкурста җиңгән 100 җирлек һәм муниципаль учреждение җитәкчесенә узе ачкычлар тапшырды.
Нет комментариев