Әлки районы профсоюз активы кешенең хезмәт хокукларын яклау турында кайгырта
Яңалыклар

Әлки районы профсоюз активы кешенең хезмәт хокукларын яклау турында кайгырта

Хезмәтне һәм сәламәтлекне саклау, башкарылган эшкә тиешенчә (достойная) түләү, кешенең хезмәт хокукларын яклау – бюджет оешмалары профсоюз активы конференциясендә әнә шулар хакында җитди сөйләшү барды.

2015-2020 елларда бюджет оешмалары профсоюзлары эше хакында хисап доклады белән республика профсоюз оешмасының Әлки районы комитеты ышанычлы заты (доверенное лицо комитета респуб. организации профсоюза в Альк. районе) Рәисә Габдуллина чыкты. Фикер алышуларда район башкарма комитеты башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Энҗе Хәлиуллина, Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Гүзәл Гыйззәтуллина чыгыш ясадылар.

Республика профсоюзларының отчет-сайлау конференциясенә делегат итеп Рәисә Габдуллина сайланды. Конференция эшендә район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов катнаштылар.


Нет комментариев