Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: прокуратура сулыклардан файдалану тәртибен аңлата

Закон буенча һәр гражданин уртак файдалануда булган су объектлары янына килергә һәм аларны шәхси я көнкүреш кирәгенә файдаланырга хокуклы.

Су буена үтеп кергән өчен акча түләтү законсыз гамәл. Мондый фактларга юлыкканда тиешле гариза белән хакимият,  полиция органнарына я прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Коену сезоны килеп җитте. Кайберәүләр коена торган җирләргә үз транспорты белән баруны өстен күрә. Мондый очракларда транспорт чарасын яр буенда калдыру кагыйдәләре турында онытмаска кирәк.

Су саклау зонасы (500 метр) чикләрендә машинада йөрү, аларны куеп тору тыела. Машиналар юлдан йөрергә, шунда ук яисә каты түшәмәле махсус җиһазланган урыннарда калдырылырга тиеш. Андый урыннар булмаса, сулыкларны саклау зонасында автотранспорт чаралары белән йөрү, аларны куеп тору тыела.

Федераль закончалык таләпләрен бозып су объекты янына транспорт белән килгән өчен җаваплылык каралган. Су объектның яр буендагы саклау полосасыннан, суын саклау зонасыннан хуҗалык итү яки башка эшчәнлекләрне чикләүләрне бозып файдаланган өчен гражданнарга 3 мең сумнан 4 мең сумгача, вазыйфалы затларга 8 мең сумнан 12 мең сумгача, юридик затларга 200 мең сумнан 400 мең сумгача штраф салырга мөмкиннәр.

Әнвәр Шакиров,

прокурор ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев