Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы прокуроры ярдәмчесе Әнвәр Шакиров кисәтә: түбәдән төшүчән кар һәм боз сөңгеләреннән сакланыгыз

.

Һава торышының еш үзгәреп торуы, төнге һәм көндезге температура арасындагы аерма нәтиҗәсендә йортларның түбәләрендә боз хасил булды. Түбәләрдәге каты кар катламы, боз сөңгеләре дә кешеләр өчен зур куркыныч тудыра. Алар төшеп, бәхетсезлек очракларына, имгәнүләргә китерергә мөмкин. Биналарның түбәләрен кар һәм боздан чистартып торырга тиешле оешмалар һәр көнне бу турыда кайгыртып,  чаралар күрергә бурычлылар.

Җәяүлеләргә, үтеп-сүтеп йөрүчеләргә дә биналарга мөмкин кадәр якын килмәскә кирәк. Бинадан чыкканда түбәдәге кар һәм боз сөңгеләренә игътибар итегез, алар төшү куркынычы булган урыннарны әйләнеп үтегез. Балалар хәвефсезлегенә аеруча игътибар бирергә кирәк.

Тротуар буйлап барганда өстә шикле тавыш ишетәсез икән, туктап калырга, башыңны күтәреп, анда ни булганын карап торырга һич ярамый. Моның түбәдән кар яисә боз төшү белән бәйле булуы мөмкин. Мөмкин кадәр тизрәк стенага елышыгыз, түбәнең “козырегы” да сезне куркынычтан саклый ала.

Кәрнизендә боз сөңгеләре хасил булган, кар катламы салынып торган биналар һәм корылмалар янында автомобильне дә калдырырга ярамый. Боз сөңгеләре күбесенчә түбәдән су агып төшә торган улаклар өстендә хасил була, шуңа йортларның әлеге урыннары бигрәк тә куркыныч. Аларны урап узу мәслихәт. Моннан тыш, бозланган тротуарларга да игътибарлы булыгыз. Гадәттә боз сөңгеләре астындагы урыннар күбрәк бозлана.

Гамәлдәге закончалык нигезендә,  түбәдән кар-боз төшеп, җәяүлеләр зыян күрсә, моның өчен, милек формасына бәйсез рәвештә, әлеге корылмаларга хезмәт күрсәтүче предприятиеләр җитәкчеләре җавап бирә. Түбәдән көрәлгән карны да бина хуҗалары тиз арада төяп түгәргә тиеш.

Әгәр йортыгызның түбәсендә боз сөңгеләре бар икән, хезмәт күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать итегез. Коммуналь хезмәтләр эшчеләре сезнең хәбәрне игътибарсыз калдырмаска бурычлы. Һава торышы еш үзгәреп торган вакытта бик игътибарлы һәм сак булыгыз.

Әнвәр Шакиров,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев