Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Үргәгар авылында Герой якташларына һәйкәл һәм обелиск куелачак

.

“Әлки хәбәрләре” газетасының 23 октябрь санында Үргәгар авылында Советлар Союзы Герое Зиннәт Исхаковка һәйкәл куелачагы турында укыган идем.  Бу бик кирәкле гамәл, авылдашлар дөрес эшкә алынган, рәхмәт аларга. Ә бит Үргәгардән сугышка китеп, яу кырында ятып калган авылдашларның исемлеге дә шул һәйкәл янына обелискка урнаштырылса, ничек яхшы булыр иде (элек ул бар иде). Авыл халкы, читтән кайтучылар ил азатлыгы өчен башларын салган әтиләренең, туганнарының исем-фамилияләрен укып китәрләр иде. Моның өчен бик күп акча да кирәкмидер. Минем дә ике абыем – Низамов Нуртдин (1920 елгы) һәм Низамов Әзәл (1926 елгы) Бөек Ватан сугышында  һәлак булды. Ил өчен гомерләрен биргәннәрнең исемнәре онытылмасын иде.

Разия Мәрдиева,

Базарлы Матак авылы.”

 

Без бу хатның эчтәлеге белән  Үргәгар авыл җирлеге башлыгы Әнвәр Рәхимҗановны таныштырдык. Ул болай дип җавап бирде:

–Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан авылда сугыш һәм тыл ветераннары исемлекләре урнаштырылган Хәтер стеласы булдырырга уйлыйбыз. Аның проекты әзер. Стеланың бер ягында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз, икенче ягында тыл ветераннары исемлеге булачак. Уртада исә якташыбыз, Советлар Союзы Герое Зиннәт Исхаковка һәйкәл куелачак. Бу эштә безгә республикадан да акчалата ярдәм каралган (250 мең сум). Халыктан кергән үзара салым средстволарының да бер өлеше шуңа тәгаенләнгән. Разия апа Мәрдиеваның сугышта һәлак булган ике абыйсы да әлеге исемлектә булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев