Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Үргәгар мәчетендә гарәп графикасын, әхлак нигезләрен өйрәнгән балалар имтихан тотты

​​​​​​​Бер гасырдан артык динебезгә хезмәт иткән Үргәгар мәчетендә балаларга гарәп графикасын өйрәтү һәм әхлак нигезләре дәресләре алып барылды.

 

Үткән җомгада балалар ел буе өйрәнгәннәренә имтихан тоттылар. Сынауда район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев тә катнашты.

 

Үзе дә Үргәгардә туып үскән Каюм Фәсахов дүрт ел инде авыл балаларына гарәп графикасын өйрәтә, әхлак дәресләре алып бара. Бу уку елында әлеге дәресләрдә алты бала шөгыльләнгән. Алар гарәп графикасын үзләштереп, укырга да өйрәнгәннәр.

Остазлары Каюм  Фәсахов “кеше гомер буе гыйлем тупларга тиеш, укырга беркайчан да соң түгел” дигән инану белән яши, шуны балаларга да сеңдерергә тырыша. Каюм ага дин нигезләрен үзлегеннән өйрәнеп, берничә ел элек Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсенә укырга кергән, компьютерны үзләштергән. Хәзер ул мәдрәсәнең дүртенче чыгарылыш курсында белем ала, Үргәгар мәчете тарихы турында диплом эше яза. Районның иң өлкән студенты ул – быел 77 яшендә диплом алырга җыена.

Каюм ага – актив тормыш белән яшәүче, тынгысыз күңелле ветеран. Әле бу көннәрдә коронавирустан прививка ясаткан.  “Өлкәннәрнең барысын да, табиблар белән киңәшеп, вакциналанырга өндим. Авыру хәтәр, саклану чарасын күрергә кирәк”,– ди ул.

Шәкертләре – Үргәгар малайлары-кызлары мөгаллимнәре, мәчет картлары, авылдашлары алдында белемнәрен күрсәтеп имтихан тоттылар.

–Сабакларыгызны бик җентекләп өйрәнгәнсез, балалар, киләчәктә дә гыйлем эстәгез, тырыш, тәртипле булып үсегез,–диде район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев.

Ирек хәзрәт балаларны күчтәнәчләр белән дә сөендерде. Мөгаллимнәре Каюм Фәсахов та сабыйларга бүләкләр, тәм-томнарны мулдан таратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев