Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Россия көнен бергәләп үткәрик

​​​​​​​12 июньдә Россия көне уңаеннан районда күп төрле чаралар уза.

 

 

Базарлы Матакның Үзәк паркында (халыкның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча “Ленин бакчасы” шулай дип үзгәртелде) сәгать 10 нан 12 гә чаклы  балалар өчен кызыклы уеннар, ярышлар узачак. Биредә “Күңелле стартлар”, бадминтон, шахмат, шашка бәйгеләре үткәрү планлаштырыла. Шулай ук асфальтта рәсем ясау ярышы да  мавыктыргыч булырга охшаган. Шунда ук  кафелар, палаткалар куеп, бәйрәмгә килүчеләргә төрле сыйлар тәкъдим итәргә җыеналар.

Ә инде кичен паркта районыбыз сәнгать осталары күңелле концерт күрсәтер. Шунда ук тапкырлык, зирәклек уеннары да оештырылыр. Кичен дә кафелар ял итүчеләргә кайнар чәй, шашлык һәм күп төрле камыр ризыклары тәкъдим итәчәк.

Практа бәйрәм 22 сәгатькә кадәр дәвам итәр.

Авылларда да  бәйрәм чаралары оештыру күздә тотыла.

Паркта ял итеп, күңел ачып, Россия көнен бергәләп каршылыйк!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев