Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Рәсим өчен җан атабыз

Базарлы Матак авылыннан Рәсим Мәрдиев Казанда 19-22 апрельдә узачак “Созвездие-Йолдызлык” фестивале суперфиналында катнашачак.

Бәйгенең Чирмешәндә узган зона этабында икенче урын алып, ул суперфиналда катнашу хокукына ия булды.

Рәсимгә 17 яшь, ун ел инде ул балалар иҗат йортында вокал осталыгына өйрәнә. Аның остазы – педагог Фирдания Хәбибуллина. Бәйге шартлары нигезендә, Рәсим ике номер башкарып үзенең вокал мөмкинлекләрен һәм сәхнәдә үзен тоту осталыгын күрсәтергә тиеш. Чыгыш өчен ул укытучысы белән  “Сугыш кайтавазы” һәм “Әссәләмәгаләйкем” дигән җырларны сайлаган. Рәсим кечкенәдән музыка белән мавыга. Аның әтисе Рафик гармунда оста уйный, әнисе Наҗия исә халык җырларын башкарырга ярата. Ә Рәсим үзе гитарада уйнарга өйрәнә. Сәләтле малай быел мәктәпне тәмамлый. Нинди сукмактан китәсен, нинди һөнәр сайлыйсын Рәсим әле хәл итмәгән. Иң мөһиме, аның музыкага, башкару сәнгатенә мәхәббәте гомерлек.

Рәсим Мәрдиевкә уңышлар телик!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X