Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Сабан туеның кайчан буласы билгеле

​​​​​​​Район Сабан туе 12 июньгә билгеләнде.

 

Милли бәйрәмебез быел да гадәтләнгән бик матур урында – “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере янындагы үзәнлектә узачак. Бәйрәмгә бай программа әзерләнә. Билгеле, Сабан туе түрендә хезмәт алдынгылары, кыр батырлары, терлекчелек уңганнары хөрмәтләнер. Атлар чабышы, милли көрәш бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгелләре булыр. Чүлмәк вату, биек колгага менү, аркан тартышу, көянтә-чиләкләр белән узышу кебек Сабан туеның традицион уеннары, спорт ярышлары да күп халыкны үзенә җыяр. Мәдәният хезмәткәрләре, артистлар җыр-биюләр белән күңелләрне ачар. Сәүдә нокталары эшләп торыр, бәйрәмгә килүчеләргә тәмле сыйлар тәкъдим ителер. Бәйрәмгә күп кунаклар да кайтыр.

Сабан туен бергәләп күңелле, матур итеп үткәрик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев