Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Салман авыл җирлеге җыеннында сораулар, тәкъдимнәр күп булды

Салман авыл җирлегендә узган җыеннарда халык бик актив катнашты. Бу көнне районның төрле оешмалары белгечләре халыкны кабул иттеләр. Җыелышларда да сораулар күп яңгырады.

Халык алдында җирлек башлыгы Ләйсән Гайфуллина хисап доклады белән чыгыш ясады. Салман җирлеге – районда иң эреләрдән. Ул җиде торак пунктны үз эченә ала. Авылларда барысы 780 кеше яши. Салман урта мәктәбендә 42 бала белем ала. Тугыз сабый балалар бакчасына йөри.  Былтыр җирлектә биш бала дөньяга килгән, алты кеше вафат булган.

Биредә эшчән, тырыш халык яши. 262 шәхси хуҗалыкта 244 баш мөгезле эре терлек (111е – сыерлар), 46 дуңгыз, 326 сарык, 50 кәҗә, 10 ат, 1452 кош-корт, 37 йорт куяны асрала, 114 оя умарта исәпләнә.

– Халык сөт сатудан шактый керем ала. 2020 елда шәхси хуҗалыклар 540 тонна сөт тапшырып, 7 миллион 71 мең сум акча эшләделәр, – дип билгеләп үтте җирлек башлыгы.

Сөт җыю белән эшмәкәр Руслан Хәмидуллин шөгыльләнә. Берничә авылда халык сөтне күрше Алексеевск районы эшмәкәренә тапшыра.

Җирлек башлыгы узган ел үзара салым акчаларының кая тотылуын да әйтеп узды. Әлеге средстволар республика субсидиясе белән бергә 875 мең сум тәшкил иткән. Бу акчаларны урам утлары өчен түләүгә, суүткәргечләрне яңартуга, юллар ясауга, зиратларны төзекләндерүгә, чүп контейнерлары сатып алуга файдаланганнар.

Район вәкилләре чыгышларыннан соң авыл халкы үзен борчыган мәсьәләләрне күтәрде. Салманда яшәүче Искәндәр Хәлиуллин район энциклопедиясен төзүнең нинди хәлдә булуы, аның кайчан басылып чыгачагы белән кызыксынды. Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов әйтүенчә, энциклопедия өчен материаллар туплау төгәлләнеп килә, финанслау мәсьәләсе хәл ителгәч тә әлеге басма дөнья күрәчәк.

Искәндәр Хәлиуллин шулай ук район үзәгендәге бер урамны озак еллар район кулланучылар җәмгыяте белән җитәкчелек иткән, узган ел мәрхүм булган Петр Шувалов исеме белән атарга тәкъдим итте.

– Чыннан да, Петр Алексеевич район өчен бик күп эшләгән кеше. Ул җитәкчелек иткән чорда бик күп сәүдә объектлары, склад биналары, конторалар төзелде. Аның исемен мәңгеләштерү турындагы башлангычны бик урынлы дип саныйм. Без аның буенча фикер алышырбыз, – диде Рәшит Билалов.

Узган ел Яңа Салманда модульле табиблык амбулаториясе төзелде. Әмма әлегә анда табиб юк. Салманлылар бу мәсьәләнең уңай хәл ителүен, амбулаториягә доктор билгеләнүен бик көтәләр. Җыенда да шул мәсьәләне күтәрделәр.

Демидовкадагы җыенда бер ханым авылда булган караклык очрагы турында хәбәр итте. Бу мәсьәлә белән полиция хезмәткәрләре шөгыльләнәчәк.

Җыеннарда авыллар тормышына кагылышлы башка сораулар да булды. Алар барысы да контрольгә алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев