Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Салман авылында яшәүче 95 яшьлек Рәйсә әби Сафиуллина “Әлки хәбәрләре”н бер сүзен калдырмый укып бара

Дәү әнием Рәйсә Мирзаҗан кызы Сафиуллинага бу айда 95 яшь тулды. Ул Салманда кызы Гайшә белән кияве Фиргать тәрбиясендә яши. Аның язмышы, тормыш юлы гыйбрәт өстенә гыйбрәт. Әбиләр буыны кичергән авырлык һәм җитешсезлекләрдән аңа да “өлеш” мулдан эләккән.

Сугыш чорында көнне төнгә ялгап эшләү дисеңме, ачлык, ялангачлыкны әйтәсеңме... Әмма бернигә карамастан, дәү әнием ачык күңелле, сөйкемле, башкаларга ярдәмчел булып кала белгән. Әбием якты дөньяга сигез бала китергән, дәү әтиебез Заһидулла белән бергәләп аларны җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп үстерә алганнар. Балалары арасында ихтирамга лаек укытучы да, бухгалтер, беренче класслы машина йөртүче һәм курку белмәс электрик та, оста төзүче, кибетче, хәтта талантлы режиссер да бар. Шуның өстенә дәү әниемне 15 оныгы, 19 оныкчыгы өзелеп ярата. Үзе исә алар өчен җанын бирергә әзер. Һәркайсы белән горурлана, туган көннәренә кадәр хәтерли.
Дәү әниемне авылдашлары да хөрмәт итә. Чөнки ул үз гомерендә беркемне дә рәнҗетмәгән, берәүгә дә авыр сүз әйтмәгән. Бик тә мәрхәмәтле, ышанучан әбиемне алдасалар, элегрәк вакытта йорттан берәр нәрсәне урласалар да, аңа кирәгрәктер, дип нәтиҗә ясап куя иде.Берчак шулай авылга килгән чегәннәр йорттан велосипедны алып киткәннәр. Бөтен кеше кайгыра, борчыла. Әбием исә тыныч, әлеге дә баягы сүзен кабатлый: «Алар бит күп йори, ерак юл үтә, билгеле, аларга велосипед бик кирәктер».
 Хәзер дә шундый ул. Бала чагым истәлекләрендә дәү әниемнең сөйкемле елмаюлы, җылы кочаклы, эчкерсез кайгыртулы образы саклана.
Әбекәебезгә 95 яшь. Күз тия күрмәсен үзенә! Ул гомер буе намазда булды, әле дә, хәтта авырып китсә дә, намазны калдырмый.  Бик яратып “Әлки хәбәрләре”н укый, бу гәзитне көтеп ала. Районда ни булган, кызыксынып, белеп тора ул. Үзе яраткан газета аша дәү әниемә аны ничек яратуым, хөрмәт итүемне аңлатасым килгән иде. Яныбызда гел-гел булсаң иде, кадерле дәү әнием!

Рузилә Задаева,
Салман авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев