Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы : Сайлау бәйрәм рухында узсын

8 сентябрьдә булачак Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауга бөтен нәрсә әзер – бу хакта безгә район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов хәбәр итте.

Районда сайлаучылар исемлекләренә 14 мең 990 кеше кертелгән. Алар 49 сайлау участогында тавыш бирәчәк.

–Сайлау участоклары тавыш бирү үткәрергә тулысынча әзер. Алар һәммәсе  хәвефсезлек таләпләренә туры килә. Сайлау көнендә участокларда полиция хезмәткәрләре кизү торачак. Җәмәгать тәртибен тәэмин итү өчен үзебезнекеләргә ярдәмгә Казаннан да хокук сакчылары киләчәк,–ди Алексей Шувалов.

Сайлауда төрле партияләрдән һәм иҗтимагый оешмалардан байтак күзәтүчеләрнең дә катнашуы көтелә.  

Сайлау участоклары иртәнге сәгать 7 дә ишекләрен ача һәм кичке 8 гә кадәр эшләячәк. Сайлаучыларга чакыру кәгазьләре тарату инде төгәлләнеп килә.

Тавыш бирергә килүчеләргә ике бюллетень биреләчәк. Аларның берсендә бер мандатлы Алексеевск сайлау округы буенча депутатлыкка дүрт кандидат, ә икенчесендә  республика сайлау округы буенча җиде партия исеме теркәлгән. Һәр бюллетеньдә бер кандидат исеме каршында гына тамга куярга кирәк.

Районда 305 егет һәм кыз быел беренче тапкыр тавыш бирәчәк. Билгеле, тәүге мәртәбә шундый мөһим вакыйгада катнашучы  яшьләргә аерата игътибар бирелер. Бу чакыру открыткаларында ук чагыла.

Сайлауга әзерләнгәндә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр хакында аерым кайгыртучанлык күрелде. Участоклар авыр хәрәкәтләнүче һәм начар күрүче сайлаучылар өчен уңайлы итеп җиһазланган. Бездә барлык сайлау участоклары да “Уңайлы мохит” таләпләре белән эшләнгән биналарда, беренче катта урнашкан. Начар күрүче сайлаучылар бюллетеньнәрне үзләре тутыра алсын өчен участокларга Брайль шрифты һәм эре шрифт белән эшләнгән махсус трафаретлар, белешмәлекләр  китерелгән. Инвалидларга тавыш бирергә махсус әзерлек үткән волонтерлар да ярдәм күрсәтәчәк.

Урыннарда хәзер участок сайлау комиссияләре көне буе эшли (шимбә көнне 8.00 дән 14.00 гә кадәр). Теләгән һәркем сайлау участогына килеп үзен кызыксындырган сорауларга җавап ала ала. Әгәр сез сайлау көнендә өйдә булмыйсыз һәм тавыш бирергә килә алмыйсыз икән, участок сайлау комиссиясенә үзегез булган урында тавыш бирү хакында гариза тапшыру зарур.

Ә инде кеше авыру яисә өлкән яшьтә булу сәбәпле тавыш бирергә килә алмаса, бу хакта сайлау участогына шылтыратып хәбәр итү мәслихәт. Сайлау көнендә дә әле 14.00 гә кадәр бу турыда хәбәр бирергә була.

Районыбызда һәр сайлау халыкның зур активлыгы белән уза. Киләсе якшәмбедә тавыш бирүдә дә әлкилеләр бердәм катнашыр,  республика парламентының яңа составын  сайлауда үз фикерләрен  белдерер дип ышаныйк. Һәр тавышның әһәмиятле булуын онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев