Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Ә сез прививка ясатасызмы?

–Мин прививка ясатканга айдан артык вакыт узды инде. Беркем дә үгетләмәде мине.

Максим Чубаков, Иске Матак авылы:

–Мин прививка ясатканга айдан артык вакыт узды инде. Беркем дә үгетләмәде мине. Ә нигә? Һәркем үз сәламәтлеге, балаларының киләчәге турында кайгыртырга тиеш. Хатыным Алина белән өч кыз, ике ул үстерәбез. Олысына 10 яшь, кечкенә Маратыбызга 9 ай. Хуҗалыгыбызда күп терлек тотабыз, печән дә хәзерләдек. Һәр көнне биш сыерны савып сөт тапшырабыз. Моның өстенә эретеп ябыштыру белән шөгыльләнәм. Еш кына күрше авыл халкы да төрле техниканы төзәтеп бирүемне үтенә.

Армиядә пневмония белән авырган идем. Һәр сулыш алтын бәясенә төшкәнне яхшы хәтерлим. Яшәгән җиреңдә үк прививка ясатып булганны ишетүгә уйлап та тормадым, “Гам-Ковид-Вак” препаратын кадаттым. Берни сизмәдем, черки тешләгәндәй генә булды.

Үз сәламәтлегеңә җаваплы карарга кирәк. Авырып китсәм, мине кем кайгырта? Зур гаиләмне кем ашата?

 

Исмегөл Гыйльметдинова, Яңа Камка авылы:

–Дөресен генә әйткәндә, әлегә батырлыгым җитми. Күп кенә даруларга аллергия миндә. Кайчандыр хәтта анафилактик шок та кичердем. Бу арада терапевтка барып, авыруларым турында сөйләшергә, киңәшләрен алырга уйлап торам. Кызганычка каршы, коронавирустан төрле яшьтәге кешеләр үлә. Мин карт әти-әниемне карыйм, ковидтан прививка ясатуның кирәклеген аңлыйм. Әмма минем өчен табиб-белгеч фикере мөһим.

 

Фәридә Шиһапова, үзәк хастаханә шәфкать туташы:

–Медицина өлкәсендә 30 елдан артык эшлим. Коронавирус кебек казаның булганы юк иде. Кызганычка каршы, бу мәкерле авырудан күп кеше үлде. Россиядә дөньяда беренчеләрдән булып вирустан сакларга сәләтле вакцина уйлап таптылар. Бу бик шәп! Прививка ясатучыларның берсе дә реанимациягә эләкми. Кешеләр ковид-19 дан прививка ясатуның мөһимлеген аңлыйлар, күбесе поликлиникага үзләре килә, кирәк булганда кечкенә авылларга, оешма һәм учреждениеләргә үзебез барабыз. Безнең белән һәрчак кизү торучы табиб йөри. Полиция бүлекчәсендә шәхсән үзем бер көндә 20 дән артык кешегә прививка ясадым. Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында 70 кеше препарат кадатты. Беркемнең дә аз гына да хәле начараймады. Бу атнада үзәк базарда 1959 һәм 1963 елларда туган ике хатын вакцина кадаттылар. Күпләр киңәшләшергә дип килде, бусы да яхшы. Хәзер бездә вакциналарның бөтен төре бар. Ике этаплы прививканы да ясатырга була, бер тапкыр кадата торганы да бар, анысы да сезне вирустан озак вакыт саклаячак. Үзегез сайлагыз.

 

Илназ Ибәтов, табиб-педиатр:

–Прививкага аллергия очраклары хәзерге вакыткача теркәлмәде әле. Кайчак кына җирле реакция була – укол урыны кызарып китә. Тән температурасы 37 градуска кадәр менәргә мөмкин. Кечкенә балаларныкы кебек.

Халыкның бөтен нәрсәне дә белеп бетермәве күңелсез хәлләргә китерә. “Эх, әгәр белгән булсам, һичшиксез прививка ясатыр идем”,–диләр кайберәүләр, әлеге куркыныч авыру эләктереп үзлектән сулый алмый башлагач. Кызганычка каршы, кешеләр моны соң аңлый. Бөтен цивилизацияле дөнья күптән инде прививка ясатты, моның белән үзләрен дә, янәшәдәгеләрне дә мәкерле авырудан һәм аның нәтиҗәләреннән саклау өчен эшләде моны кешеләр. Мин бүген прививка ясаучы бригада составында район авылларына барам. Анино Салманда, Түбән һәм Абдул Салманнарда булачакбыз. Барыгызны да консультациягә көтәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев