Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: штрафларын вакытында түләмәүчеләргә карата 39 беркетмә төзелгән

​​​​​​​Районда ел башыннан бирле ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәүчеләргә карата 39 беркетмә төзелгән.

 

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафны үзвакытында түләмәү – хокук бозу, һәм аның өчен административ җаваплылык каралган.  Административ штраф шул хактагы карар законлы көченә кергән көннән соң 60 көннән дә соңга калмый түләнергә тиеш. Штраф закон белән билгеләнгән срокта түләнми икән, моның өчен кырыс җәза каралган. Бурычлы кеше түләнмәгән штраф суммасының икеләтә күләмендә (әмма 1000 сумнан да кимрәк түгел) штрафка тартылырга, я булмаса 15 тәүлеккә кадәр кулга алынырга яисә 50 сәгатькә кадәр срокка мәҗбүри эшләргә җәлеп ителергә мөмкин.

Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, апрель аенда штрафлар буенча әҗәтлеләргә карата 21 беркетмә төзелгән. 9 кешегә карата беркетмәләр аларның яшәү урыннарына юлланган, 9 беркетмә җәмәгать судьясына җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев