Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Сихтермә-Хузангай авылында бүген ике туй гөрли

Район ЗАГС бүлегендә бүген тантаналы төстә ике пар язылышты.

Фоторепортаж

Юрий Антонов белән Наталья Баһаветдинова һәм Денис Леонтьев белән Анюта Макарова бүгеннән тормышларын бергә бәйләделәр һәм, гомер буе мәхәббәтләрен сакларга, бер-берсенә тугрылыклы булырга вәгъдәләр бирешеп, балдаклар алыштылар.

Яңа төзелгән яшь гаиләләрнең икесе дә – Сихтермә-Хузангай авылыннан. Яшьләр барысы да “Хузангай” җәмгыятендә хезмәт куялар.

Районыбызда бүген ике яңа гаилә барлыкка килде. Димәк, авылларыбыз яшәрә, аларга яңа сулыш өрелә, дигән сүз. Яшьләргә тигез мәхәббәт, бәхет телибез. Күп балалар табып, ишле зур гаиләләр булып яшәсеннәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев