Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: соңгы көннәрдә булган аварияләрдә кешеләр зыян күрде

14 июльдә көндезге сәгать дүрт тирәсендә Базарлы Матак – Болгар автомобиль юлының Салман авылы тирәсендә билгесез йөртүче велосипедчыны бәрдерә.

Фараз буенча Лада Ларгус автомобилендә Болгардан Базарлы Матакка таба хәрәкәт итүче йөртүче тизлек режимын үтәми, алда барган велосипедчы белән ике арада хәвефсез дистанцияне сакламый һәм аны бәрдереп китә. Нәтиҗәдә балигъ булмаган велосипедчы тән җәрәхәтләре ала. Тагын бер юл хәрәкәте кагыйдәсен бозып, машина йөртүче зыян күргән кешене авария урынында калдыра.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Рәмзил Вәлиуллин әйтүенчә, авария ясаган автомобиль йөртүчесен ачыклау буенча оператив-эзләү чаралары үткәрелә.

* * *

20 июльдә 23 сәгать 50 минутта Иске Тахталы – Иске Салман автомобиль юлында юл-транспорт вакыйгасы була.

Иске Салман авылына таба хәрәкәт итүче Лада Гранта автомобиле йөртүчесе юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итәрлек тизлек сайламый, идарәне югалта, һәм машина юл кырыена төшеп каплана. Йөртүче һәм пассажир тән җәрәхәтләре алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев