Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы социаль хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән министр урынбасары котлады

8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан районга Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова килеп китте.

Ул Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды һәм аның хезмәткәрләре белән очрашты. Министр урынбасары биредә эшләүчеләргә үз хезмәтләрен олы җаваплылык белән үтәгәннәре өчен рәхмәт әйтте, иң яхшыларын министрның Мактау кәгазьләре белән бүләкләде.

Энҗе Нигъмәтҗанова “Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективының уңган, булдыклы хезмәткәрләрен дә бәйрәм белән котлап, шулай ук Мактау кәгазьләре тапшырды.

Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алмаз Хәмитов барлык хезмәткәрләрен “Әлки хәбәрләре” газетасы битләреннән һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев