Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Студентлар өчен тулай торак булачак

Дөньялар ничек кенә үзгәрсә дә, мөһимлеге, кешеләр өчен кирәге аз гына да кимемәячәк һөнәрләр бар, һәм аларга Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалында өйрәтәләр.

 Болар - игенче һәм пешекче һөнәрләре. Ә мөһимлекләре нидә дип баш ватасы юк – теләсә кайсы заманда адәм баласының ашыйсы килә бит.
Быел училище филиалының беренче курсына 36 үсмерне кабул иткәннәр. Аларның бер өлеше “пешекче”, кондитер” белгечлегенә укый, ә егетләр тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә башлаганнар.
– Безгә килүчеләр быел күбрәк тә буласы иде, әмма укучыларыбызны яшәтергә тулай торагыбыз булмау бераз комачаулады – мәктәпләрнең тугызынчы сыйныфын тәмамлаган җиде егет һәм кыз Алексеевскидагы көллиятне сайладылар. Аңлашыла да: башка авыллардан килеп укучыларның ата-аналары ничек кайтып-китеп йөрер дип борчылалар бит. Эльвира Нуруллина белән әңгәмәбез филиалны бик борчыган әнә шушы мәсьәлә турында сөйләүдән башланды.
Ул әле биредә яңа кеше – җәй уртасында район җитәкчелеге тәкъдиме белән һөнәргә өйрәтү учреждениесе  мөдире булып эшли башлаган.

Виктория  Баринова:
 - Әтием фермер, безнең йортта хайваннар һәрчак күп булды. Аларны кечкенәдән яраттым. Җиденче сыйныфта укыганда ук ветеринария табибы булу турында хыялландым. Шуңа күрә бирегә килдем. Акрынлап бу һөнәрне үзләштерә башладым. Хыялым тормышка ашар, дип ышанам.

Ринэла Ураимова:
- Ә мин ветеринар булам дип беренче класста укыганда ук үз-үземә сүз бирдем. Шуңа күрә үзебезнең райондагы уку йортын сайладым. Биредә төпле белем алып, укуымны вузда дәвам итәргә хыялланам.

Владислав Хоцкий:
- Мин шәһәр малае, әмма хәзер язмыш кушуы белән Югары Әлморзада яшим. Авылда яшәү бик ошый миңа, шуңа күрә Базарлы Матак филиалына укырга кердем. Сеңелем Алина I курста, без фатир алып торабыз, көн саен Югары Әлморзага кайтып йөреп булмый бит.

Әдилә Кәшапова:
- Бу уку елым соңгысы, пешекче һөнәре алам биредә. Миңа училищеда шулкадәр ошый, укуы шулкадәр рәхәт! Әгәр алсалар киләсе көзгә кабат I курска укырга керер идем! Яратам укытучыларыбызны, дусларымны, алар миңа гаиләм кебек якын.

Эльвира Гали кызын бик күпләр белә булыр, чөнки район администрациясендә озак вакыт хезмәт куеп, кадрлар белән эшләү, аларны оештыру ягыннан тәҗрибә туплаган, ике югары белемгә ия белгеч ул.
Без аның белән филиал йортында очраштык. Әңгәмәбезне дәвам итеп, Эльвира Гали кызы шатлыклы хәбәр дә җиткерде:
–Тулай торак төзү мәсьәләсе хәл ителде бит – эшне финанслау киләсе ел планына кертелде. Курсантларыбызны торак белән тәэмин итә алсак, 15-16 яше тулыр-тулмас читкә китәргә җыенган күпме бала үзебездә генә укып, һөнәр алыр иде! Быел әнә тугызынчы сыйныфтан соң 98 бала районнан читкә киткән! Ата-аналар белән очрашканда безгә бит турыдан-туры әйтәләр: тулай торак төзесәгез, сездә генә укытыр идек улыбызны (кызыбызны),–диләр. Сезнең газета аша шуны әйтәсем килә: киләсе елга укучыларыбызны тораклы итәргә тырышачакбыз!
Амин, шулай була күрсен. Чөнки безнең филиал башкаларныкыннан һич ким түгел. Дөресен генә әйткәндә, иркен укыту һәм эшкә өйрәтү корпусы, зур спортзалы, машина-тракторлары, автодромы булган, бик әйбәт, тәҗрибәле педагогик коллективы эшләп торган бу уку йортын “филиал” дигән атама бераз кимсетә дә кебек. Аны элеккечә авыз тутырып “һөнәр училищесы” дип атыйсы килә.
Вузлар белән хезмәттәшлек
Моның өчен җирлек тә бар: Базарлы Матак филиалы Казан ветеринария академиясе, Казан кооператив институты белән килешүләр төзеп хезмәттәшлек итә. Бу уку йортлары төрле әсбаплар белән дә, укыту методикасы белән дә ярдәм итәләр һәм филиалны тәмамлаган яшьләрне үзләренә укырга алалар. Быел дүрт егет һәм кыз ветеринария академиясенә барып кергән!
–Бездәге программаны үзләштергәч,  тагын бер ел Алексеевск көллиятендә укыганнарны Казан авыл хуҗалыгы университетының III курсына кабул итәләр. Һәм БДИ тапшырасы да юк,–дип кызыктыра җитәкче.
Казан кооператив институты да  403 нче төркем курсантларына өмет тота – үзләренә укырга чакыра икән бит. Үсмерләр өчен нинди кулай мөмкинлек!

Диплом гына түгел
Һөнәр училищесында (шулай атыйк әле, кем белә, бәлки, тора-бара уку йорты үзенең элеккеге статусын кайтара алыр!) укып чыгучыларга диплом гына түгел, “права”да бирәләр бит әле. Дөрес, моның өчен 17 мең сум акча түлисе, әмма бу бәя башкаларныкы белән чагыштырганда сизелерлек түбән. Машина йөртү серләрен дәресләрдә һәм тренажерда өйрәнгәч, мастерлары Минзакир Гайфуллин һәм Рәфис Шәйхетдинов җитәкчелегендә автодромда остаралар курсантлар.
–Машина йөртергә олыларны да өйрәтәбез. Монысын бюджеттан тыш эшчәнлек кысаларында башкарабыз, – ди Эльвира Гали кызы. Биредә С категорияле тракторчы-машинист, В,С категорияле шофер, III-IV разрядлы эретеп ябыштыручы һөнәрләренә кыска гына вакытта укып чыгарга була икән. Ашханәләр пешекчеләрен дә өстәмә укытып, кулларына таныклык тапшыралар.

“Безнекеләр үзара тату, ярдәмчел”
Бу сүзләрне филиал мөдире курсантлары турында әйтте. Сер түгел, бирегә отличниклар килми укырга, беренче курска керүчеләрнең белемнәре йомшаграк була, билгеле. Әмма педагоглар шундый нәтиҗәгә килгән: яңа уку йортында кыз-малайларның күбесе үзгәреп, җитдиләнеп китә. Әйтерсең, тормышларының яңа этабын башлый алар. Хәер, бу шулай да бит: күбесе әти-әнисеннән аерылып тора башлый, мөстәкыйльлек, җаваплылык тоя. Һөнәр үзләштерүгә олы тормышка аяк басасын да аңлый башлыйлар.
–Укучыларыбыз бер-берсен яклый, кыюсызлардан көлмиләр, иптәшләре турында кайгырталар, булышалар. Кемдер укырга килмәсә, сәбәбен ачыкларга ашыгалар. Ачык күңелле, бик әйбәт безнең укучыларыбыз,–дип ышандыра әңгәмәдәшем.
Тугызынчы сыйныфтан соң килүчеләр урта белем программасын үзләштереп бетерәләр. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар, укытучылар да җитәрлек.
–Укучыларыбыз тырышалар, башта авыр булса да, тора-бара әйбәт кенә укып китәләр, “4” һәм “5” кә җавап бирәләр,–ди химия, биология укытучысы Гөлнара Вәгыйзова. Ә укучылары:
–Безгә дәресне яхшылап аңлаталар, күп белем бирәләр. Сыйныфыбыз дус, тату, биредә укырга кызык та, ансат та,–дип өстәделәр.
Әйе, филиалда төп фәннәрне үз эшләренә бөтен күңелләре белән бирелгән тәҗрибәле укытучылар алып бара. Әйтик, Илнур Шәйдуллин биредә 2002 елдан бирле эшли. Булачак зоотехниклар өчен гомер буе маллар табибы булып эшләгән Фердинант Мәхмүтовның дәресләре бик тә файдалы. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Анна Локтева шулай ук гомерлек педагог, фидакарь укытучы. Һөнәргә өйрәтү остасы Тәнзилә Шәмсетдинованы булачак пешекчеләр тын алмый тыңлыйлар... Филиалның башка укытучылары да гаять җаваплы, тырыш хезмәткәрләр. Шулай булмыйча, биредә укыту бер дә ансат түгел, тәрбия эшенә дә бөтен барлыгыңны багышларга кирәк.

Спорт яшьләрне ныгыта
Училище курсантларының спортны яратулары сер түгел, алар күп төрле ярышларда җиңүләр яулый. Физкультура укытучысы Рамил Мөхәммәтшин үзенең педагог буларак бурычын болай аңлата:
–Егетләрне максатчан рәвештә армия хезмәтенә әзерлим – ГТО нормативларын үтәүләренә ирешәм, көчне үстерүче күнегүләргә күбрәк игътибар бирәм. Ә кызлар белән дәресләрдә актив хәрәкәтләнү нәтиҗәсендә организмны ныгыту бурычын куябыз. Безнең ФОРПОСТ отрядыбыз бар, ул горурлыгыбыз. Үткән уку елында зона ярышларында беренчелекне алдык. Насыйбуллин Карен (укып бетерде инде), Скворцов Леонид, Жигулина Екатерина, Сәгетдинов Салават, Волкова Елизавета, Кузьмина Александра, Ураимова Ринэла (ул пауэрлифтинг белән җитди шөгыльләнә, ярышларда призлы урыннар ала), Фәттахов Айнур һәм башка укучыларыбыз иреште бу җиңүгә.
Укытучы һәм педагогларның әйбәт мөгамәләсе, уку шартларының шәһәрнекеләрдән ким булмавы төрле авылдан җыелган үсмерләргә тормышларында һичшиксез кирәк булачак һөнәр үзләштерү өчен уңайлы шартлар тудыра. Курсантларны бушлай ашатуларын һәм стипендия дә түләүләрен дә онытмыйк. Эльвира Гали кызы тәртип мәсьәләсе турында әйтеп үтүне дә кирәк санады әнә:
–Без дисциплинага зур игътибар бирәбез. Моның өчен әти-әниләр белән дә эшлибез. Филиалда җылы атмосфера тудырырга тырышабыз. Тәрбия эшенең максаты – укучыларыбызның хокук бозуын кисәтү. Алар моны аңлый, бер-берсен тәртипкә чакыралар. Барлык студентларыбыз да ризалык биреп социаль-психологик тест үттеләр. Монысы наркотик матдәләр кулланучыларны ачыклау өчен эшләнә. Балаларын безгә укырга җибәргән әти-әниләрнең күңеле тыныч булсын, филиал дәрәҗәсе төшмәсен өчен тырышабыз, – диде ул.
Әйе, тырышлык бик кирәк җитәкчегә һәм аның коллегаларына. Җитәрлек кадәр укучылар җыю өчен дә, аларның уку һәм яшәү шартларын яхшырту (шул исәптән тулай торак төзү, матди-техник базаны ныгыту) өчен дә, район хуҗалык предприятиеләренә белемле кадрлар әзерләү өчен дә. Уңышлар телик үзләренә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев