Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы суды шешәдәшен үтергән ир-атка карата хөкем карары чыгарды

Быел, 4 февральдә,  Каракүл авылында авыр җинаять кылынды –шушында яшәгән 54 яшьлек ир-ат үтерелде.

 Күптән түгел район суды әлеге җинаятьне кылуда гаепләнүче бәндәгә карата хөкем карары чыгарды.

Каракүл авылы кешесе, 1970 елда туган ир РФ Җинаять кодексының 111 маддәсе 4 бүлегендә каралган җинаять кылуда – белә торып кеше сәламәтлегенә авыр зыян салуда, моның саксызлык аркасында  үлемгә китерүендә  – гаепле дип табылды. Суд утырышында ачыкланганча,  бергә исерткеч эчеп, кәеф-сафа корып утырганнан соң  шешәдәшләр үзара ызгышып китәләр. Ирләрнең берсе икенчесенә ким дигәндә биш мәртәбә авыр такта белән суга. Бәрүләрнең күпчелеге зыян күрүченең башына туры килә. Авыр җәрәхәтләрдән ул шунда  үлә.
Җавапка тартылган ир-ат  судта  үзенең гаебен өлешчә генә таныды һәм мәрхүмнең башына бер тапкыр гына сугуын расларга тырышты. Янәсе, шешәдәше аны бумакчы булган, ә ул үзен якларга тырышкан, һәм алар сугышып киткәннәр. Аның башы егылу нәтиҗәсендә имгәнгәндер, дип бара гаепләнүче. Әмма суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре әлеге сүзләрнең дөреслеккә туры килмәвен раслады. Мәрхүмнең башындагы яралар егылу нәтиҗәсендә түгел, ә зур көч белән сугу аркасында хасил булган.
Гаепләнүченең үз-үземне яклау өчен сугарга мәҗбүр булдым, дип акланырга тырышуы, шулай ук зыян күргән якның  мәрхүмне бер төркем кеше кыйнаган, аннан соң аның авызына көчләп аракы салганнар дигән фаразлары да нигезле дәлилләр белән суд тарафыннан кире кагылды. 
Җинаять эшен һәрьяклап карап, гаепләнүченең кеше тормышына һәм сәламәтлегенә каршы аеруча авыр җинаять кылуын исәпкә алып, суд  аны 7 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте. Җинаятьче җәза срогын каты режимлы колониядә үтәчәк. Моннан тыш, мәрхүмнең хатынының мораль зыянны каплау турындагы  гражданлык искы да канәгатьләндерелде.


Лилия Шәфикова,
судья ярдәмчесе. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев