Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: суның кадерен белик

​​​​​​​Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты халыкны суны сакчыл файдаланырга чакыра.

 

Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов әйтүенчә, алар белгечләр белән берлектә көн саен  су башняларын карап-тикшереп чыгалар. Барлык башнялар  төзек хәлдә. Шул ук вакытта күпләр су җитмәүгә зарланып мөрәҗәгать итәләр.

Һава торышы эссе, явымсыз торган бу көннәрдә суны кадерсез файдаланучылар, көне-төне яшелчә бакчаларына агызучылар да бар. Ә бит су запасы чиксез түгел, аны сакчыл кулланырга кирәк. Берәүләр бәрәңге бакчаларын, зур территорияләрдәге күпьеллык үсентеләрне сугарып ятканда икенче берәүләр эчәр суга аптырый.

Авыл җирлеге җитәкчелеге һәркемне бу проблемага җаваплы карарга, бер-береңнең ихтыяҗларын хөрмәт итәргә өнди.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев