Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: табиб-терапевт Игорь Леонтьев эсседән саклану турында киңәшләр бирә

Җәйнең кояшлы, җылы көннәрен без түземсезлек белән көтеп алдык.

 Җәй айлары, билгеле, челләсе белән ямьле. Әмма соңгы атна-ун көндә аномаль, ягъни үтә дә кызу һава торышы урнашты. Кайбер көннәрне эсселек хәтта 33-35 градуска җитә. Мондый кызуны күпләр авыр кичерә. Гомумән, югары һава температурасы  кешенең эшкә сәләтлелеген киметә, сәламәтлегенә зыян  салырга да мөмкин. Саулыгыңа хилафлык килмәсен өчен эсседән ничек сакланырга? Район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары, табиб-терапевт Игорь ЛЕОНТЬЕВ киңәшләренә  колак салыгыз:

–Кояш астында озак тормаска тырышыгыз. Физик яктан сәламәт кешеләргә дә эсседә көненә 1,5-2 сәгатьтән артык булмаска киңәш ителә. Көн үзәгендә, ягъни 11 дән 17 сәгатькә кадәр кояш нурлары бигрәк тә “ усал”.

–Йөрәк авырулы кешеләргә көндезләрен, кояшның активлыгы аеруча югары булганда урамга чыкмаска киңәш ителә. Аларга  табиб кушканнарны аеруча төгәл үтәү, медицина препаратларын вакытында кабул итү бик мөһим. Йөрәгегез авырта башласа, хәлегез бетсә, тизрәк табибка мөрәҗәгать итегез. Йөрәкләре чирле кешеләргә җәен күбрәк йоклау файдалы. Кан басымы югары булган кешеләргә тәүлеккә ким дигәндә өч мәртәбә аны үлчәп торырга кирәк.

–Сәламәт кешеләргә дә эсседә авыр физик хезмәт белән озак шөгыльләнмәү мәслихәт.

–Башыгызны кояш нурларыннан саклау өчен яулык бәйләп, эшләпә, панама һ.б.киеп йөрергә кирәк. Эсседә ачык төстәге, табигый тукымалардан тегелгән иркен җиңел киемнәрдән йөрү яхшы. Шулай ук биек үкчәле аяк киемнәреннән баш тартып тору зарур.

–Миңнәре, пигмент таплары күп булган, сипкелле, тән тиресе ачык төстәге кешеләргә кояшта мөмкин кадәр азрак булырга тырышырга кирәк.

–Эсседә суны күп эчегез (олы кешеләр өчен – көнгә 1,5 литрга кадәр). Сусауны басу өчен чиста газсыз су һәм ширбәтсез чәй эчү яхшы. Эчемлекләрнең температурасы 18-20 градус булырга тиеш. Кәһвә эчмәвең яхшырак. Кызу көннәрдә иртән контрастлы душ керү, ә кичен салкынча су белән юыну әйбәт.

–Алкогольле эчемлекләрне бөтенләй кулланмагыз! Дөрес туклану да мөһим. Тозлы, майлы, әче  ризыклардан баш тартыгыз. Яшелчә һәм җиләк-җимеш, сөт ризыклары файдалы. Гомумән алганда, кызуда азрак ашау яхшырак.

–Эшләп торучы кондиционер яисә вентилятор янында  озак вакыт булмагыз. Бинаны ешрак юешләп җыештырыгыз. Һаваны дымландыру өчен пульверизатор файдаланырга яисә өстәлгә сулы савыт куярга кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев